Бүген Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды.
2018 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2017 елда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2018 гыйнвар аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Бүген Чаллының IT-паркында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 2017 елда республиканың транспорт комплексы эше йомгакларына һәм 2018 елга бурычларына багышланган коллегиясенең күчмә киңәйтелгән утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республиканың кече нефть компанияләре эшчәнлеге буенча киңәшмә узды.
РФ финанс министры Антон Силуанов Россия икътисадындагы тотрыклылык халыкара рейтинг агентлыкларына 2018 елда фаразларны гына түгел, РФ үз рейтингларын да яхшыртырга мөмкинчелек бирер дип өмет итә.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе үтте.
РФ Финанс министрлыгы РФдә цифрлы активларны көйләү турында закон проектын урнаштырган. Биредә криптовалюта, токен, майнинг һәм ICOга (токеннарны беренчел урнаштыру процедурасы) билгеләмәләр бирелә. Министрлык сайтына куелган закон проектында мондый активларга салым салу турында нормалар әлегә юк.
Киләсе ике елда РФдә икътисадый үсеш 3-3,5% тәшкил итәргә мөмкин. Бу хакта Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин Давоста узган “ВТБ Капитал” иртәнге ашында хәбәр итте.
Утырыш 24 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында узды. Ул ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2018 елга куелган бурычларына багышланган иде.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2018 елның 22 гыйнварыннан министрлык бүлекләре белән башкару дисциплинасы мәсьәләләре буенча очрашулар үткәрелә.