ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

28
июль, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ҖАҖ директорлар советының чираттагы утырышы булды.

27
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасында 2015 елда күп фатирлы йортларга капремонт программасы 42 муниципаль районның барлык 999 объектында да башланган. Эшләр 339 күп фатирлы йортта тәмамланган, 43 объектны дәүләт торак инспекциясе кабул иткән.

25
июль, 2015 ел
шимбә
Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачылу тантанасы узды. Чарада Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнаштылар.

24
июль, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка «Иннокам» территориаль-аерымланган инновацион-җитештерү үзәге концепциясен тәкъдир иттеләр
Тәкъдир итү Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте  академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау катнашты

Рөстәм Миңнеханов проектны тәкъдир итү барышында билгеләп үткәнчә, бүген Кама сәнәгать  зонасы регион икътисадының төп ноктасы булып тора. Ул искәрткәнчә, Кама агломерациясенә  Алабуга, Зәй, Менделеевск, Түбән Кама һәм Тукай муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәр округы территорияләре керә. Бу территориягә республика халкының  1 миллионнан артыграгы, республика ҖРПның дүрттән бере туры килә, шулардан Россиядә җитештерелүче 42% синтетик каучук һәм 54% полимер, шулай ук Россия йөк автомобильләрен һәм шиналар җитештерү.


23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кадерле татарстанлылар!
2015 елның 24 июлендә Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачыла. Анда 190 илдән 5400дән артык спортчы, шул исәптән 1161 Россия Федерациясе спортчысы көч сынашачак. Төп чемпионатта су спортының – алты, ә «Мастерс» турнирында – биш төрендә ярышлар булачак.
Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты тамашачыларда кызыксыну, игътибар җәлеп итү дәрәҗәсе ягыннан дөньяның футбол мундиаленнән кала икенче урында тора, ә Казандагы ярышлар аларда катнашучы спортчылар һәм илләр саны буенча рекорд куячак. Татарстан башкаласындагы су бәйрәмен бөтен Җир шарында 4,5 миллиардтан артык кешегә телевизор экраннарыннан карау мөмкинлеге бирелә.
Спортчылар 75 комплект медаль өчен ярыша.

22
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Республиканың төзәтү учреждениеләрендә җитештерү секторын үстерергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә җитештерелүче продукцияне сату мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

21
июль, 2015 ел
сишәмбе
Россия Федерациясе Финанслар министрлыгың рәсми сайтында яңа "Тарихи бюджет" исемле бүлек барлыкка килде.

әлеге бүлектә 1866 елдан башлап Россия Импреиясе, РСФСП, СССР бюджеты росписьлары урын алган.

20
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Бурятия Республикасының үсешкә мөмкинлекләре гаять зур. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бурятия башлыгы Вячеслав Ноговицин белән очрашуда белдерде. Чарада шулай ук  ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, ТР Президентының Тышкы багланышлар департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, Бурятия Республикасы министрлык һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

18
июль, 2015 ел
шимбә
2016 елда Татарстан Республикасында социаль ипотека буенча 7 мең 738 фатирлы 100 йорт төзү планлаштырыла, инвестицион торак буенча - 6 мең 356 фатирлы 89 йорт. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International