ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Россия Финанслар министрлыгы бүгенге көндә инвестицион максатларда торак сатып алучыларга салым салуны үзгәртү мөмкинлеген карый, дип хәбәр итте журналистларга Финанслар министры Антон Силуанов.

РФ Финанслар министрлыгы 2015 елда торакны иминиятләштерү системасын кертү буенча кызыксынган ведомстволар һәм төбәкләр белән эш алып бара, дип белдерде Финанслар министрлыгының финанс сәясәте департаменты җитәкчесе урынбасары Вера Балакриева "Интерфакс-АФИ" агентлыгына. Әлеге фараз тиешле документларның 2014 ел уртасында кабул итү мөмкинлеген истә тотып ясала.

21
декабрь, 2013 ел
шимбә
Россиянең Финанслар министрлыгы тере акча белән эш иткәндә рөхсәт ителүче тере акча белән түләү күләменнән артык түләп, чикләүләрне бозуга штраф санкцияләре кертергә тәкъдим итә.

19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль проекты милли Байлык Фонды акчаларын тотуга өстенлекле юнәлеш булып кала. Бу турыда транспорт министры Максим Соколов Транспорт министрлыгында узган 2013 елны йомгаклау буеча матбугат брифингы кысаларында әйтеп узды.

Шул ук вакытта бүгенге көндә Хөкүмәт милли байлык фондыннан башта Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль проектына тотылырга планлаштырылган 150 млрд сумны тарату буенча тәкъдимнәр әзерли.

 


18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

2014 елның язында финанс министрлыгы карта хуҗаларын мошенниклардан саклауга бәйле РФ законнарына үзгәрешләр тәкъдим итәргә ният итә. Бу турыда журналистларга финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев хәбәр итте.

Аерып алганда, клиент банкка мошенниклар операциясе турында хәбәр итү вакыты озынайтылачак, шулай ук карта буенча уздырылган операция турында мәгълүмат чарасы да конкретлаштырылачак. Моисеев искә төшереп узганча, бүгенге көндә "Милли түләү системасы турында" законның 9 статьясына керткән үзгәртмәдә күрсәтелгәнчә, банк клиентка карта буенча операция турында мәгълүматны реаль вактытта хәбәр итәргә тиеш, әгәр дә бу операция мошенниклар тарафыннан кылынган булса, клиент бу турында бер көн дәвамында банкка белдерергә тиеш.     


17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты утырышында депутатлар "Оешмалар милкенә салым турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләрне тикшерделәр.

Татарстан Республикасы территориясендә машина кую урыннары белән тәэмин итү буенча хәлне яхшырту максатыннан бүгенге көндә паркинглар төзелә һәм сафка бастырыла. Шулай да, күп санлы машина кую урыны булган күп катлы парковка комплексы төзү байтак кына акча сорала, проектлаштыру, төзү вакыты да артып китеп алар 2013 елның 1 июленнән соң гына сафка бастырылды.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет утырышында финанслар министры Радик Гайзатуллин "2013 елга һәм 2014, 2015 елдаг план чорына бюджет турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы Законы проектын тәкъдим итте. Әлеге закон проекты өстәмә кергән федераль акчага һәм бюджетның үз керемнәре буенча чагыштырмача уңай үтәлешенә бәйле.

Беренче чиратта Татарстан Республикасы бюджетының керем өлешендә 14,7 млрд сум күләмендә кергән өстәмә федераль акча чагыла һәм бюджетныж керем цлешен 1,1 млрд. сумг киметүче узган еллар өчен  максатчан юнәлешле булган субсидия, субвенция һәм башка бюджетара трансфертлар калдыклары чагыла.


16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар өчен штрафларны җыюны арттыру буенча эш нәтиҗәләрен тикшерү максатында киңәшмә узды.

Федераль Җыелышка юлламада әйтелгән Россия икътисадын деофшоризация буенча РФ Президенты инициативасы дәүләткә өстәмә рәвештә дистәләгән миллиард сумлык керем китерәчәк, дип фикер йөртә РФ Финанслар министры Антон Силуанов.

Дәүләт Думасы комитеты дүшәмбе көнне узган утырышында 2014 елның 1 июленнәг дәүләтнеке булмаган лотереяләрне туктату турында төзәтмәне хуплады.

Тиешле төзәтмәләрне Лотерея эшчәнлеген җайга салу турында Хөкүмәтнең закон проектына икенче укылышка кертергә тәкъдим ителде. Закон проекты беренче укылышта 2011 елның июлендә кабуд ителгән иде.

Финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев комитет утырышында аңлатып узганча, төзәтмәләр РФ Президенты Владимир Путин биргән күрсәтмәне тормышка ашыру кысаларында әзерләнгән. Бу күрсәтмә лотереяләрне азартлы уеннар уздыру өчен кулланмау максатыннан бирелгән иде.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International