ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2013 ел
шимбә

Дәүләт Думасы Россия финанс агентлыгы тозү хакындагыгы канун пректын кире какты.

“Анлашылсын очен-бу якынча 4 федераль бюджетның күләмен тәшкил итә”, -дип билгеләде думаның бюджет һәм салымнар комитеты җитәкчесе  Андрей Макаров. Аның әйтуе буенча, гыйнвар аенда беренче укылышта Дәүләт Думасы әлеге канун проектына тиешле төзәтмәләрне кертуне  тәкъдим итте. Төзәмәләр финансларнын куркынычсызлыгын һәм саклануын тәэмин итүгә юнәлдерергә тиеш булган. Ләкин моны тормышка ашыру юллары тәкъдим ителмәгән. Шул сәбәпле, комитет бу канун проекты буенча башкарыласы эшне тиеле нәтиҗәләргә ирешерлек тугел дип таба.


22
ноябрь, 2013 ел
җомга
Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үсеше буенча РФ Президенты каршындагы Совет Президиумы утырышын бүген РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев уздырды. Утырыш энергияне сак тоту һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге инновацион үсеш мәсьәләләренә багышланган иде.
Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев энергия нәтиҗәлелеге стимулларын яңадан карауны һәм энергия нәтиҗәлелек технологияләрен тармакларга кертүче “юл карталарын” эшләүне тапшырды.

«Moody's Investors Service» халыкара рейтинг агентлыгы 2013 елның 21 ноябренә Татрстан Республикасы рейтингын “Ваа3” га кадәр күтәрде.  «Moody's Investors Service» йомгаклавынча әлеге күрсәткеч алдагы елларга тотрыклы икътисади  усеш хакында сойли.

Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында аерым оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген һәм түләнгән салымнарны тикшерү буенча киңәшмә узды.

21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүгенге утырышта “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын икенче укылышта карады. Аңа Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты тарафыннан хуплауга тәкъдим ителгән төзәтмәләр таблицасы кабул ителде. Анда 294 тәкъдим кергән. 
Комитет рәисе Морат Гаделшин хәбәр иткәнчә, бюджет проектына карата барлыгы 371 төзәтмә кергән. Шуның 286сы – ТР Хөкүмәтеннән, кал-ганнары - Дәүләт Советы депутатларыннан. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: бу юлы КПРФ фракциясе бюджет проектына илледән артык тәкъдим кертергә чакыра. Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетыннан кергән тәкъдимнәр саны – сигез.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Кырык алтынчы утырышының көн тәртибенә 28 сорау тупланган. Алар арасында төп мәсьәлә - "2014 елга һәм 2015, 2016 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" ТР законы проекты.

Регионның рейтингына кимендә 3 зур агентлык бәяләмә бирергә тиеш була:  Fitch, Moody’s  һәм Standard & Poor’s. Хазерге вакытта Россия Fitch агентлыгы буенча “ВВВ” рейтингына, Moody’s буенча “Ваа1” һәм Standard & Poor’s буенча “ВВВ” ия.

Субъектлар чит ил банкларында кредит алу гына тугел, чит илдә облигацияләрне урнаштыру хокукын да югалтачак.


20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген “Комплекслы энергетика системалары” ЯАҖ белән “Генерирующая компания” ААҖ арасында ниятләр турындагы Меморандумга имза салынды. Документка “Комплекслы энергетика системалары” ЯАҖ генераль директоры Борис Вайнзихер һәм “Генерирующая компания” ААҖ генераль директоры Рәузил Хаҗиев имза салдылар.

Бу чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов барында узды.

Меморандум яклар эшләп торучы регионнарда “КЭС” ЯАҖ һәм “Генерирующая компания” ААҖ идарәсендәге җылылык һәм электр энергиясен генерацияләү объектларын төзү, реконструкцияләү һәм модернизацияләү юлы белән электр энергетикасы инфраструктурын үстерү эшен күз алдында тота. “КЭС” ЯАҖ һәм “Генерирующая компания” ААҖ эшләп торучы регионнарда энергия белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын һәм экономиялелеген арттыру максатларында технологияләрне һәм компетенцияләрне уртак файдалану һәм аларны алмашу күз алдында тотыла.

"Сименс" компаниясе Татарстан Республикасын алга таба инвестицияләр кертерлек регион дип саный. Бу хакта бүген Россия һәм Урта Азиядә "Сименс" компаниясенең президенты, "Сименс АГ" вице-президенты Дитрих Мёллер Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урыбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм башкалар катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сименс" вәкилләренә Казанга килүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Германия Татарстан Республикасыңың күптәнге стратегик партнеры икәнен билгеләп үтте. Ел саен Россиянең регионы буларак Татарстан белән Германия арасында товар әйләнеше үсә бара, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов, Татарстан территориясендә немец инвесторлары катнашындагы 82 предприятие эшләп килә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россотрудничество комитеты җитәкчесе Константин Косачев һәм Төркия Республикасы Бөек Милли мәҗлесенең чит илләр эшләре комиссиясе рәисе Волкан Бозкыр белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Казанда беренче Россия-Төркия иҗтимагый форумы эшен ачып җибәрә (“Корстон” ККК). Ул аларга Казанны шушы чараны уздыру урыны итеп сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. Иҗтимагый форум – безнең хезмәттәшлекнең яңа форматы, диде Рөстәм Миңнеханов һәм бу вакыйга Россия белән Төркия арасында, шулай ук Татарстан Республикасы белән Төркия партнерлары арасындагы мөнәсәбәтләрнең киләчәк үсешенә этәргеч булыр, дип ышаныч белдерде.

Бүген Татарстан Республикасының Төркия Республикасы белән товар әйләнеше тотрыклы рәвештә зур күләмдә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, иң эре проектларны “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә Төркия компанияләре гамәлгә ашыра. Тулаем алганда, Төркия белән безнең традицион рәвештә бизнес-контактларыбыз күп, шулай ук мәдәният, тарих, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек алга киткән, безне күп нәрсәләр берләштерә, диде Татарстан Республикасы Президенты, һәм бу дөрес карар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International