ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бу салым кадастр бәясе буенча оешмаларның  сату иту  һәм административ объектларына, җәмәгат туклану объектларына, Россия Федерациясе территориясендә эшчәнлек алып бармаган чит ил оешмаларының кучемсез милек объектларына кагыла.  Әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Республикасының финанс министрлыгында 2013 елның 20 ноябрендә киңәшмә узды.

Россия финанс министрлыгы мәгълуматлары буенча, иң төп югалтулар салым ташламалары белән бәйле.Әлеге ташламалар тармаклар усешенә һәм социаль яклаусыз калганарга ярдәм итү өчен каралган. 2012 елда туры салым ташламалары барлык салым чыгымнарының 71,7% тәшкил иткән.

19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан һәрвакыт туризмны мөстәкыйль тармак итеп үстерү мөмкинлегенә ия булды һәм бүген дә бу мөмкинлек бик зур. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының “Татарстан Республикасында туризм һәм кунакчыллык өлкәсе үсеше перспективалары” темасына коллегия утырышында әнә шул фикерне ассызыклап узды.


18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында "2014 елга һәм 2015, 2016 елдагы план чорына Татарстан Республиксы бюджеты турында" Татарстан Республикасы законы проетына төзәтмәләр өстендә эш барышы турында киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Комитетлары вәкилләре катнашты. 
2013 елның 17 ноябрендә “Казан” халыкара аэропортында “Боинг 737-500” самолеты һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булучыларның гаиләләренә 1млн. сум күләмендә матди ярдәм биреләчәк. Акча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының резерв фондыннан түләнәчәк.
Министрлар Кабинетының 2308 нче карарын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков имзалады.
2013елның 17 ноябрендә “Казан” халыкара аэропортында “Боинг” самолеты һәлакәтенә бәйле, Татарстан Республикасында авиаһәлакәттә һәлак булучыларның туганнарына акча җыю өчен махсус счет ачылды. Ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны “Ак Барс СОЗИДАНИЕ” хәйрия фондының исәп счетына күчерергә мөмкин, 420066, Казан ш., Меридианная ур, 1а йорты.
Россия Федерациясенең Дәүләт думасының бюджет һәм салымнар комитеты Ж.Алферовның нанотехнологияләр үзәген  2014 елга 173 млн. сумның 50% , 2015 елга 285,9 млн сум һәм 2016 елга 425,3 млн сум күләмендә өстәмә финанслауга кагылган төзәтмәләрне хуплады. Төзәтмәләрне  2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар планлы чорына федераль бюджеты турындагы закон проектына кертү тәкъдим ителде.
Россия федерациясе хөкумәте 2014 елга судьяларнын хезмәт хакы усешен туктату тәкъдиме белән чыкты. Әлеге документ   дүшәмбе конне узган Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты  утырылышында каралды

16
ноябрь, 2013 ел
шимбә
Әлеге тәкъдимне кеше хокукларын бозу дип атады Антон Силуанов. “Доллар әйләнешен чикләү тәкъдимен Россия депутатлары хупламаячак”,-дип төгәл җавап бирде ул.
ЛДПР фракциясенең депутаты Михаил Дегтярев тәкъдим иткән доллар әйләнешен чикләү хакындагы закон проектыннан соң Россия Федерациясенең финанс министры  Антон Силуанов үз фикерен җиткерде. Россия халкына үзләренең доллары турында борчылырга  кирәк түгеллеген  билгеләп утте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International