Радик Гайзатуллин депутатларны киләсе ел бюджеты проектының төп параметрлары белән таныштырды, комитет карамагындагы мәсьәләләрнең ничек финансланачагы турында хисап тотты. Ул үз чыгышында 2014 елда федераль бюджеттан сыйныф җитәкчелеге өчен акча килмәячәген, бу максатлар өчен республика бюджетында акча карау зарурлыгын билгеләп үтте.
Киләсе елга бюджет проекты Чистайда, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә узган киңәшмәләрдә тәфсилләп каралды. Фикер алышуларда башка муниципаль берәмлекләр дә катнашты. Моннан тыш, төп финанс документы ТР Дәүләт Советы комитетларында да каралды.
Закон проекты тексты белән республика парламентының рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Евразия Икътисады комиссиясенең VIII Советы җыелышы Казанда Россия Федерациясе Премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашында узды.
Республиканың социаль-икътисади үсешенә бәйле фаразлар турында доклад белән ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева чыгыш ясады, бюджет проекты турында ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова сөйләде.