ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Тулаем алганда, 2014-2016 нчы елларга ТР бюджеты параметрлары депутатлар тарафыннан хупланыла. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советындагы матбугат конференциясендә бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет рәисе Мурад Гаделшин белдерде.

“Бюджет параметрлары игътибар белән каралды. ТР Дәүләт Советының профильле комитетының нәтиҗәсе формалаштырылды”, - диде парламентарий.

Матбугат конференциясендә катнашкан республиканың финанслар министры Радик Гайзатуллин журналистларга ТР бюджетының хәзерге вакытта тормышка ашырылуы турында сөйләде.

“Үткән елның 9 аенда оешмаларның кеременә салым 41,8 млрд.сум булса, быел ул - 35,5 млрд.сум. Ягъни без 7 млрд.сумнан артык акчаны алып бетермәдек”, - диде ул. 2014 нче елга ТР бюджеты проектында керемгә салымнан килгән акчалар 45 млрд.сум күләмендә булыр, дип планлаштырыла.

АКШ дәүләт кәгазьләренең техник дефолты була калган очракта ул РФ икътисадында берничек тә чагылмыячак, дип хәбәр итте РФ Финанслар министры Пнтон Силуанов. Аның сүзләре буенча, әлеге дефолт РФ финанс системасына турындан-туры йогынты ясамыячак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тюрингия федераль җиренең икътисад, хезмәт һәм технологияләр министры Матиас Махниг «Тюрингия Татарстанны каршы ала» икътисади форумы ачылышында катнашты.

Татарстан һәм Тюрингия бизнес вәкилләрен җыйган эшлекле форум «Pullman Erfurt am Dom» (г.Эрфурт, Германия) кунакханәсендә узды.

Махниг сәламләү сүзендә ике төбәкнең, ике масштаблы икътисади мәйданчыкның бизнесны киңәйтү һәм территорияне үстерү өлкәсендә охшашлыгын билгеләп үтте. Министр Татарстан һәм Тюрингиянең эшлекле даирәләре хезмәттәшлек итә ала торган берничә потенциаль юнәлешләрен санап чыкты: нефть химиясе, авыл хуҗалыгы машиналарын төзү, автокомпонетлар, сәламәтлек саклау, инвестицион эшчәнлек. "Безнең сезнең белән перспектив өлкәләр күп", - дип мөрәҗәгать итте форумда катнашучыларга Махнинг. "Безнең бурыч - потенциалны үстерү, багланышларны ныгыту, сөйләшенгән сүзләрне конкрет проектларга әйләндерү".

РФ бюджеты 2014 елда файдалы казылмалардан лицензияләрне сатудан 40 млрд сум тирәсе акча алачак, дип хәбәр итте Россия финанслар министры урынбасары Татьяна Нестеренко, Дәүләт Думасының бюджет һәм салым комитеты утырышында. 
2014-2016 елларга федераль бюджет проекты керем өлешендә Россия Банкыннан ел саен 80 миллиард сум күләмендә чиста табышны күздә тота, дип хәбәр итте финанс министры урынбасары Татьяна Нестеренко Дәүләт Думасының бюджет һәм салым буенча комитет утырышында.  

16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында бүген муниицпаль берәмлекләрнең һәм шәһәрләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән 2013 елның 9 аенда җирле бюджет үтәлеше нәтиҗәләре мәсьәләләре һәм октябрьдә һәм тулаем 2013 елда җирле бюджетларның көтелүче үтәлеше буенча киңәшмәләр узды.  
КПРФ фракциясенең 16 октябрьдә булган киңәйтелгән утырышында республиканың берничә министрлыгы 1әм ведомствосы җаваплы җитәкчеләре дә катнашты. Алар белән бергәләп, коммунист-депутатлар “2014 елга һәм 2015-2016 еллар план чорына ТР бюджеты турында” ТР законы проектын карап тикшерделәр.
Бүген “Форд-Соллерс Алабуга” заводында тулы цикл технологиясе буенча җыелган Ford Kuga автомобильләрен җитештерә башлауга багышланган тантаналы чара узды.

Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Ford Соллерс” уртак предприятие (УП) президенты Тед Каннис, “Форд Соллерс” УП башкарма директоры Адиль Ширинов, “Соллерс” ААҖ директоры Вадим Швецов, шулай ук махсус кунак Ford Директорлар Советы рәисе Уильям Клэй Форд катнашты.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитештерүнең башлануы белән котлады һәм бүгенге вакыйгага катнашы булучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт белдерде.“Бу минем өчен дә үзенчәлекле, чөнки “Соллерс” компаниясенең ТР белән хезмттәшлеге минем күз алдымда үсте, һәм минем күз алдымда Чаллыда һәм Алабугада уникаль заводлар төзелде. Бүгенге вакыйга ул вакытта тормышка ашарлык матур хыял, без дөньяда иң яхшы маркалы заманча автомобильләрне күзаллаган хыял кебек кабул ителде. Күп заманча эш урыннары булдырылды, илебезнең күп гражданнарына дөнья дәрәҗәсендәге заманча компаниядә эшләү мөмкинлекләре туды”, - дип белдерде Илдар Халиков.

Татарстан Президенты RED Аircraft GmbH югары технологияле авиадвигательләр эшләү һәм җитештерү заводы эшчәнлеге белән танышты.

Компания Аденау шәһәрендә (Рейнланд-Пфальц җире, Германия) “Нюрбургринг” автомобильләрдә узышу трассасы белән янәшә урнашкан, җыю цехлары 2000 квадрат метрдан артык мәйдан били һәм заманча җайланмалар белән җиһазландырылган. Компания эшчәнлегенең төп юнәлеше – төрле тармаклар өчен югары технологияле поршеньле авиадвигательләр эшләү һәм җитештерү.

Компаниянең генераль директоры, КНИТУ-КАИ тәмамлаган Владимир Райхлин, заводта йөргәндә Татарстан Президентын озата йөреп, RED Aircraft тарафыннан авиация, автомобильләр һәм бүтән техника өчен җитештерелә торган барлык двигательләр компаниянең үзендә җыела һәм үз эшләнмәләрен идарә итүнең электрон блоклары белән җиһазландырыла.


14
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттан тыш Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышын уздырды.

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Совтеы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Иминлек Советы Секретаре Валерий Власов, ТР Иминлек Советы әгъзалары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, тикшерү-күзәтчелек органнары, ТКХ һәм энергетика объектлары, балалар өчен социаль учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.

Көндәлек тәртиптә ике мәсьәлә булды - республика торак-коммуналь хуҗалыкларының 2013/2014 елларның көз-кыш сезонына әзерлек нәтиҗәләре; социаль хезмәт күрсәтүнең балалар учреждениеләрендә халыкның санитария-эпидемиология иминлеге өлкәсендә законнар таләпләрен үтәү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International