Россия Федерациясендә бензин бәясе 2014 елдан салым маневры һәм бензинга акциз арту сәбәпле ким дигәндә литры өчен 1,4 сумга күтәрелергә мөмкин, дип хәбәр итте журналистларга финанс министры урынбасары Сергей Шаталов.
Россия Федерациясе хөкүмәте нефть тармагында планлаштырган салым маневры нефтькә файдалы казылмалардан табышка салымны арттыру бер үк вакытта ачык нефть продукталарына һәм нефтькә экспорт пошлинасы кимүне күзаллый.
РФ Финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов Россия Федерациясендә транспорт салымының яңа схемасы 2015 елдан кертелергә мөмкин булуын кире какмады.
Финанслар министрлыгы транспорт салымын кубомертларга ат көченә карап санаганда экологик классны һәм автомобильнең ничә еллык булуын исәпкә алучы коэфиициентларны кулланырга тәкъдим итә.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында ТРның консолидацияләнгән бюджетының салымнан кергән һәм салымнан булмаган табышы 75 млрд.сум яки еллык планның 50 проценты кадәр булган. Федераль акчаларны исәпкә алып, гыйнвар-июньдә бюджетка кергән акчаларның күләме 90 млрд.сумнан артып киткән.
Беренче яртыеллыкта республика бюджетына 73 млрд.сум акча күчерелгән, бу фаразланган күрсәткечнең 51,2 проценты. Үткән ел күрсәткече белән чагыштырганда, керемнәрнең күләме 11,1 процентка (9 млрд. сумнан артык) кимегән.
II квартал нәтиҗәләре буенча, бюджет керемнәре структурасында 4 төп салым чыганакларының өлеше шундый: керемгә салым - 42 процент, физик затлар табышына салым - 24, милеккә салым – 15, акцизлар – 14.
РФ Финанслар министрлыгы 2013 елның Федераль бюджетына үзгәрешләр әзерләгән һәм аларны киләсе атнада Россия Федерациясе Хөкүмәткә кертәчәк, дип хәбәр итте РФ финанслар министрының беренче урынбасары Татьяна Нестернко сишәмбе көнне журналистларга.