ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
РФ Финанслар министрлыгы башлыгы Антон Силуанов кыскартылган эш көне булган бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын сәгатенә карап түләүне кертергә тәкъдим итә.

2013-2014 уку елында балаларның өстәмә белем бирү учрежденияләренә йөрү буенча дәүләт һәм муниципаль эшен формалаштыру максатыннан Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 18 сентябрьдән 25 сентябрьгә хәтле муниципаль берәмлекләрнең финанс ораннары, мәгариф, мәдәният, спорт бүлекләре (идарәләре), балаларга өстәмә белем бирү учрежденияләре җитәкчеләре, тармаклы министрлык һәм ведомстволарның кураторлары белән берлектә киләсе финанс елына балаларның өстәмә белем бирү учрежденияләрендә укучылар контингенты санын ачыклау буенча киңәшәмәләр узды.


24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында бүген Татартан Республикасы муниципаль берәмлекләренең финанс органнары , мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт идарәләре (бүлекләре) җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә узды. Әлеге киңәшмә кысаларында 2013 елның 1 октябреннән яңа тарификация кертү; ата-ана түләүләре күләмен билгеләү һәм "Мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыручы мәгариф учрежденияләренз йөрүче балалары булган гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында" норматив хокукый актны кабул итү; 2014 елда муниципаль хезмәткәрләрнеңхезмәт хакын арттыру; 2013/2014 уку елына балаларның өстәмә белем бирүче учрежденияләренә йөрүчеләрнең санын килештерү мәсьәләләре тикшерелде.
РФ Финанслар министрлыгы ике атка вакыт эчендә торакны мәҗбүри иминиятләштерүне кертү мөмкинлеге кысаларында законнарга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләргә тиеш. Әлеге йөкләмәне Финанс министрлыгына, Икътисад үсеше министрлыгына, Россия Банкына һәм башка министрлыкларга премьер-министр Дмитрий Медведев бирде.
Финанслар министрлыгы 2013 елда су басудан каза күргәннәргә ярдәм итәр өчен Ерак Көнчыгыш регионнарына 44 млрд сумга якын акча бүлеп бирәчәк. Бу турыда журналистларга финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.
РФ Хөкүмәте 2014 елга һәм 2015-2016 елдагы план чорына федераль бюджет проектын Дәүләт Думасына 30 сентябрьдә кертәчәк, дип хәбәр итте журналистларга РФ Финанслар министры Антон Силуанов.
РФ Финанслар министрлыгы эстфетаны монополисларга һәм бизнеска тапшырды
Икътисад үсешенең туктап калган вакытында Россия Хөкүмәте социаль чыгымнар өлкәсендә катгый бюджет сәясәтен саклап кала алды, ләкин 2016 елга кадәр балансалашкан бюджет язмышы хөкүмәткә ияреп монополия һәм эшмәкәрлекнең чыгымнарны киметергә әзер булганлыгына бәйле, дип белдерде РФ Финанслар министры Антон Силуанов Рейтерга әңгәмәсендә.

23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасына 8нче Россия-Сингапур эшлекле форумында (Russia Singapore Business Forum) катнашырга дип килде.

Искә төшерик, Россия-Сингапур эшлекле форумы 2006 елда оештырылды һәм Россия, БДБ илләре, Сингапур һәм башка Азия илләре эшмәкәрләре өчен Азиядә бердән-бер югары дәрәҗәдәге чарага әйләнде. Биредә эшлекле багланышлар булдырыла, яңа мөмкинлекләр турында сүз бара, Россия һәм Азия илләрендәге икътисадый тенденцияләр турында фикер алышына.

Форум-2013 нең  дүрт көнлек программасында (23 - 26 сентябрь) 800дән артык катнашучы булачак, шулар арасында Россия һәм Сингапур бизнесының актив сегментларының вәкилләре дә булыр дип планлаштырыла

Татарстан вертолетлары, йөк автомобильләре һәм машина төзелеше комплексының бүтән продукциясе Мьянмада кирәкле булырга мөмкин. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мьянма Союзы Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Вин Аунг белән очрашуда бу фикерне әйтте. Очрашу Янгонта Татарстан Республикасы Президентының Мьянмага эш визиты кысаларында узды, анда шулай ук илнең финанслар һәм дәүләт җыемнары министры Вин Мьинт һәм Мьянма сәүдә министры Вин Шейн, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агиев, Россия Федерациясенең Мьянмадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Василий Поспелов катнашты.

22
сентябрь, 2013 ел
якшәмбе

Казанда чын гаилә, сәламәтлек һәм спорт бәйрәме – “Милләт кроссы-2013” Бөтенроссия йөгереш көне узды.

Гадәттәгечә гаилә командалары һәм спорт ветераннары йөгереше, VIP-йөгереш һәм массакүләм йөгереш булды. Шулай ук бүген бу спорт бәйрәменә велосипедчылар да кушылды.

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре әлеге чарада актив катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International