Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының һәм “Алабуга” МИЗ янындагы тимер юл инфрастуктурасының тимер юл транспорты инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды. “Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ базасында узган киңәшмәдә шулай ук “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Соложенкин да катнашты.
Киңәшмә барышында Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының тимер юл инфрастуктурасының үткәрүчәнлек сәләтен арттыру проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, киләчәктә проектта катнашучыларның уртак гамәлләре һәм мөмкин булган хезмәттәшлек схемалары каралды. Киңәшмәдә катнашучылар 2020 елга кадәр Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры һәм “Алабуга” МИЗ сәнәгать предприятиеләренең үсеш перспективалары, Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының һәм Куйбышев тимер юлының йөкләр җибәрүчеләренең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов Сабантуй бәйрәме уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
"Кадерле татарстанлылар! Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне милли бәйрәмебез – Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Татарлар һәм күпмилләтле республика халкы өчен бу иң көтеп алынган күркәм һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Күп гасырлар элек барлыкка килеп, Сабантуй үзенең милли үзенчәлеген саклап кала алды.
Бу бәйрәмдә тынычлык, игелек һәм үзара хөрмәт идеаллары да чагылыш таба. Сабантуй мәйданы дуслар очрашу урынына әверелеп, үзенә кабатланмас бәйрәм рухы, дәртле көрәш һәм мавыктыргыч милли уеннар белән җәлеп итә.
Сабан туенда без беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Нәкъ менә аларның фидакарь хезмәте бай уңышка нигез сала. Татарстанның үсешенә һәм дөньяда танылуына сәнәгать өлкәсе хезмәтчәннәренең, галимнәрнең һәм зыялыларыбызның казанышлары, спортчыларыбызның уңышлары да ярдәм итә.