Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Шишеджам” компаниясе (Төркия Республикасы) җитәкчелеге вәкилләре белән компаниянең проектларын киләчәктә “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Алабуга” МИЗ ППТ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы делегациясе 2013 елның 1 июнендә визит белән Төркия Республикасының Искешәһәрендә булган иде, анда мәдәни чаралар уздырылды, эшлекле даирәләрнең очрашулары булды, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителде.
Бүген Казан шәһәрендә “Энергетика инфраструктурасына инвестицияләрне нәтиҗәле җайга салу һәм стимуллаштыру” энергетика регуляторларының G20 форматындагы “түгәрәк өстәл”е Казан Ратушасында узды.
Чарада Тарифлар буенча федераль хезмәт (ТФХ) җитәкчесе Сергеей Новиков Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, энергетика регуляторлары – G20дә катнашучы илләр (Аргентина, Бразилия, Кытай, Мексика, Көньяк Африка, Төркия, Бөекбритания, АКШ) һәм энергетиканы җайга салу ассоциацияләре вәкилләре катнашты.
Кунакларны һәм “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларны сәламләп, ТФХ җитәкчесе Сергей Новиков билгеләп үткәнчә, чара “егермелек” чараларының формаль кысаларыннан башка, оutreach форматында уза, әмма бу эксперт эш “егермелек” форматында рәсми эшләүче белгечләр һәм энергетика регуляторлары – G20дә катнашучы илләр өчен файдалы булыр дип күз алдына китерелә.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, үз чиратында, “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларга республикада күркәм очрашулар һәм файдалы эш алып баруны теләде.

“Безгә карата Казанда шундый җитди чараны уздыру һәм “егермелекнең” шундый мәртәбәле кунакларын – энергетика регуляторлары – G20дә катнашучы илләрне, шулай ук күренекле халыкара оешмаларны кабул итү бик зур хөрмәт, - диде, аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов . – “Егермелек төркеме” делегатларының Россия Федерациясенең G20дә вәкиллеге кысаларында федерациянең күп кенә субъектлары белән, шул исәптән Татарстан Республикасы белән танышырга мөмкинлекләре бар. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген G20 бөтендөнья икътисадын тотрыкландыруда мөһим роль уйный, икътисадый буталчык заманында башкалар өчен үрнәк һәм узаман оешма буларак, абруй казанды. “Хәзер бернинди дә локаль казанышлар төп икътисадый һәм финанс проблемалары буенча партнерлыктан башка хәл ителми, – дип саный Татарстан Президенты. – Ышанам ки, безнең уртак эшчәнлегебез бөтендөнья дәрәҗәсендә тотрыклы һәм ышанычлы үсеш өчен нәтиҗәле җайга салу чараларын эшләргә ярдәм итәр”.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Тарифлар буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергеей Новиков һәм Россия Федерациясе Президенты Эксперт идарәсе башлыгы Ксения Юдаева белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Яклар энергетика инфраструктурасына инвестицияләрне нәтиҗәле җайга салу һәм стимуллаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, ТФХ җитәкчесе Сергей Новиков Татарстан башкаласы Казанга “Энергетика инфраструктурасына инвестицияләрне нәтиҗәле җайга салу һәм стимуллаштыру” энергетика регуляторларының G20 форматындагы “түгәрәк өстәл”ендә катнашу өчен килгән иде (Казан Ратушасы).
Юл салу - бюджет чыгымнарының чираттагы мөһим юнәлеше. Бу турыда Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин "Ватаным Татарстан" газетасына биргән әҗгәмәсендә әйтеп узды.
- Соңгы елларда бу юнәлешкә игътибар артты һәм бу тармакка 19 млрд. сум тирәсе акча бүленде. Республикада 198 км. юл салынды, 309 км. юл, шул исәптән мәктәп автобусы маршруты, гаилә фермаларына илтүче юллар төзекләндерелде, - дип белдерде Радик Рәүф улы.
Бер үк вакытта Универсиадага әзерлек кысаларында шәһәр эчендә юллар, юл киселешләре салынды, төзекләндерелде.
Универсиадага әзерләнү кысаларында “Универсиада авылы” комплексы төзелде, 29 спорт объектының 28-е ачылды. Күптән түгел генә спортның йөзү төрләре сарае ишекләрен ачып җибәрде. Якын арада иң соңгы объект -Универсиаданы ачу һәм ябу тантанасы уздырылачак, 45 мең тамашачыга исәпләнгән “Казан-Арена” футбол стадионы сафка басачак.
Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2012 елда бюджет үтәлеше турында хисап тикшерелде һәм кабул ителде. Республика бюджетына күпме керемнәр тупланып, аларның нинди максатларда кулланылуы турында Финанс министры Радик Гайзатуллин тәфсилле доклад белән чыгыш ясады.
Бүген без республикабызның баш финансистына узган ел бюджетының үзенчәлекләре һәм нинди әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итә алуы турында сораулар белән мөрәҗәгать иттек.