Казан шәһәре Думасының мэр Илсур Метшин рәислегендәге XV сессиясендә бүген 2012 елга һәм планлы 2013 һәм 2014 елларга 2011 елның 28 ноябренда кабул ителгән шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертелде.
Шушы мәсьәлә буенча сүз алган шәһәрнең финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов аңлатмасыннан соң, түбәндәгеләр ачыкланды.
Быел 7 айда шәһәр бюджетына кереме 10 млрд. 639 млн. сум күләмендә булган, шуларның үз керемнәре – 6 млрд. 552 млн. сум; планда билгеләнгән үз керемнәренең бу 60 проценты, диде ул.
Инде шәһәр бюджетына керәсе көтелгән керемнәрне исәпкә алып, быел аның суммасы 11 млрд. 325 млн. 413,4 мең сум булыр кебек, шул исәптән салым керемнәре буенча – 8 млрд. 276 млн. 765,1 мең сум. Җыеп кына әйткәндә, быел 335 млн. 20,5 мең сум күләмендә өстәмә салым керемнәре кушылуы фаразлана, шул исәптән физик затлар керемнәренә салымнан – 154 млн. 20,5 мең сум, тулай керемгә салымнар – 166 млн. сум, дәүләт пошлиналары – 15 млн. сум.
Шушы көннәрдә “Fitch Ratings” халыкара рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасы кредит рейтингларын раслаучы официаль хәбәр (пресс-релиз) бастырды.
Татарстан Республикасының Финанс министрлыгында "Татарстан Республикасы территориясендә салым салуда патент системасына күчү турында" закон проеты буенча эшлекле группа утырышы узды.