Standard & Poor's Россиянең А рейтингына ия булып ышанычлы инвесторлар рәтенә кермәвенең сәбәпләрен аңлатты: нефть һәм бюджет рисклары аркасында.
S&P агентылыгы белгечләре аңлатуынча, алар РФ рейтингын күтәрергә ниятләмияләр, чөнки россия икътисады нефть бәяләренә бик бәйле, моның сәбәбе буларак бюджет рисклары да югары. S&P фаразлары буенча Россия икътисады кризиска кадәр вакыт белән чагыштырганда акрынрак үсәчәк. Моңа чимал бәясәсенең тискәре фаразлары бәйле. S&P исәп-хисабы буенча, нефтькә бәянең $10 үзгәреше Хөкүмәт кеременең 1,4% эчке вал продукты үзгәрешенә китерәчәк.