Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның бюджет даирәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы буенча 2012 елның 7 маендагы Указлары үтәлеп килә. Бу эшнең нәтиҗәләре шактый.
Бу көннәрдә «Казан (Идел буе) федераль университеты» Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 3 һәм 4 курс студентлары Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында практика узалар.
2024 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә рәвештә 67,5 млн. сум акча бүлеп бирелде.
2021 елдан Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин инициативасы белән булдырыган «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты кысаларында предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләренә һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру чаралары гамәлгә ашырыла.
2024 елның 1 гыйнварыннан нефть чыгаручы компанияләргә югары үзле нефть запаслары булган җир асты байлыклары кишәрлекләрендә НДД (нефть чыгарудан өстәмә керемгә салым) түләүгә күчү мөмкинлеге бирелә. Шул ук вакытта җир асты байлыклары кишәрлегендә әлеге төр нефтьне чыгару 70 проценттан да ким булмаска тиеш.
6 февральдә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләре санына кергән компанияләр белән киңәшмәләр үтте.
2024 елның 7 февралендә КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы» квалификациясен күтәрү программалары циклын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты Татарстан Республикасы дәүләт ихтыяҗларыннан чыгып заказлар урнаштыруны анализлау бүлеге башлыгы Алексеев О.Г. «Сатып алулар өлкәсендә мониторинг, аудит һәм контроль» темасына лекция үткәрде.
"Федераль казначылыкның автоматлаштырылган системасы" гамәли программа тәэмин ителешеннән түләү турында мәгълүматны Сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасына җибәрү процессы автоматлаштырылды.
«2024, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2023 елның 28 ноябрендәге 116-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар каралган.
Алдан ясалган исәпләүләр буенча, 2024 елның гыйнвар аенда федераль бюджет керемнәре күләме 2 396 млрд сум тәшкил иткән.