Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап каралды. Бу мәсьәлә буенча төп нотык белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.
Кулланучы кредиты (займ) шартнамәсе буенча заемщик кредит алучының йөкләмәләрен үтәүне туктатып торуны яисә шартнамә буенча түләүләр күләмен киметүне күздә тоткан ташламалы чорны билгеләү турындагы таләп белән кредиторга мөрәҗәгать итә алу хокукы срогы озайтылды. Элегрәк мондый гаризаларны бирү вакыты агымдагы елның 31 мартында тәмамланган иде (2023 елның 14 апрелендәге 132-ФЗ санлы Федераль закон).
Туризм өлкәсендәге кече һәм урта эшмәкәрләр елына 10,25% лы ставка белән өч елга яңа ташламалы кредит ала алачак.
2023 елның 15 мартыннан 14 апреленә кадәр күзәтү чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен $51,15, яки тоннага $373,4 тәшкил иткән.
15 апрельгә республикада торак төзелеше буенча еллык план 43 процентка үтәлгән - 1 млн.331 мең кв. метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Россия Финанс министрлыгы, яңа формалар өстәп, федераль бюджет чараларын баш бүлүчеләр тарафыннан бюджет ассигнованиеләрен нигезләрен формалаштыру һәм тапшыру тәртибенә үзгәрешләр (Россия Финанс министрлыгының 2023 елның 10 февралендәге 12н номерлы боерыгы).
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында «Чаллы» һәм «Зеленодольск» ТОСЭРларында эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышы узды.
Россия Финанс министрлыгы бюджет исәбе счетлары планына һәм аны куллану буенча инструкциясенә төзәтмәләр кертте. 2023 елның 29 мартыннан 35н санлы тиешле боерык министрлыгының рәсми сайтында бастырылган.
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында 2022 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап каралды. Шулай итеп, Дәүләт Советында төп документ турында фикер алышу дәвам итә, анда Хөкүмәтнең еллык эшенә йомгак ясала.
Бу билге үз эченә бөтен Россия буйлап дистәләрчә мең чакрым юл, йөзләрчә яңа мәктәп, мәдәният йорты, меңләгән заманча поликлиника һәм ясле балалар бакчасы, яшь галимнәр өчен югары технологияле лабораторияләр, һәркем файдалана алырлык интернет, калдыкларны сортларга аеру өчен инфраструктура, төзекләндерелгән парклар, скверлар, ишегаллары һәм яр буйлары, шулай ук үз бизнесларын үстерүче 1,3 миллионнан артык эшкуарны сыйдыра.