ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Идарәче кадрлар әзерләүнең Президент программасы икътисадның актуаль бурычларына юнәлдерелгән. Укуны югары һәм урта звено җитәкчеләре, шулай ук бизнес милекчеләре уза ала. Оештыручы – Россия Икътисади үсеш министрлыгы.


2
июль, 2024 ел
сишәмбе

2024 елда 1 117 дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмасын Татарстан Республикасы дәүләт символлары белән тәэмин итү планлаштырыла.

 


1
июль, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елда Татарстан Республикасының шаяннар һәм тапкырлар клубы яшьләр хәрәкәтенә 30 ел тула.


26
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова «Татар-информа»га физик затларның кеременә салымның биш баскычлы шкаласы республика бюджетына керемнәргә ничек тәэсир итәчәге турында сөйләде.

2024 елның гыйнвар-май айларында Татарстанда илкүләм проектларга 12,1 млрд сум юнәлтелгән, шуларның 9,3 млрд сумы үзләштерелгән. Бу хакта “Татар-информ” матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Гела Герасимова хәбәр итте.

2024 елның гыйнвар-май айларында Татарстан бюджетына физик затларның кеременә салымны җыю узган ел белән чагыштырганда 43% ка арткан. Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә билгеле булды.


25
июнь, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 1 июленнән Татарстан Республикасында икътисадның бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыру планлаштырыла.

6 һәм 7 июльдә “Гаиләнең зур ял көннәре” проекты кысаларында ярминкәдә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.


24
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Финанс министры урынбасары А.Л. Анфимова 2024 елның 20-21 июне көннәрендә Россия Федерациясе Финанс министрлыгының РФ субъектларының финанс органнары җитәкчеләре белән «Россия Федерациясендә бюджет сәясәтен һәм бюджетара мөнәсәбәтләрне формалаштыруда төп алымнар» темасына бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашты.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә «БРИКС илләренең спорт уеннары» халыкара чарасын уздыруда катнашкан ашыгыч медицина ярдәме бригадалары медицина персоналы өчен дару препаратлары, медицина эшләнмәләре, медицина җиһазларына комплектлар, махсус кием сатып алуга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына Татарстан Республикасы бюджетыннан 6 457,42 мең сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International