2024 елның гыйнвар-июнь айларында, максатчан тотылырга тиешле керемнәрне исәпкә алып, республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре тарафыннан күрсәтелгән түләүле хезмәтләрдән берләштерелгән керемнәр күләме 9 912,3 млн.сум тәшкил итте, бу 2023 елның шул ук чоры керемнәреннән 1 160,9 млн. сумга күбрәк.
«2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2023 елның 28 ноябрендәге 116-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар каралган.
Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмаларның мөлкәтенә салым турында республика законнарына үзгәрешләр кертү һәм махсус инвестицион контрактларда катнашучы оешмалар өчен табышка салым буенча салым ставкасын билгеләү турында закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2024 елның 1 яртыеллыгында 14 илкүләм проект буенча үтәлеш 11,3 млрд сум тәшкил итте, бу еллык билгеләнешләрнең 33,3 проценты дигән сүз. Нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:
Агымдагы елның 1 июленә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан 47,2 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 64,6%ы) күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар килеп иреште, шул исәптән:
Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
2024 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләре исәбенә кергән компанияләр белән киңәшмәләр узды.
Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе белән булдырылган “Демография” илкүләм проектының “Мәшгульлеккә ярдәм” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләрен һөнәри укытуны һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыруга федераль бюджетта Идел буе федераль округы субъектларына 230 252,8 мең сум күләмендә субсидияләр каралган.
2024 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләренә кергән компанияләр белән киңәшмәләр узды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан «Интеллектуаль актив» гарантия продукты эшләнде, аның кысаларында Татарстан Республикасы эшмәкәрләре һәм үзмәшгуль гражданнары заем финанславын рәсмиләштергәндә, интеллектуаль милек залогына гарантияле ярдәмнән файдалана алалар.