ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2019 ел
җомга

Финанс министрлыгы төбәкләрнең финанс савыкландыру механизмын йомшартты. Ул төбәк аңа федераль бюджеттан трансфертларны бирү шартларын бозганда кулланыла. Бу хакта министрлыкның сайтындагы материалларыда хәбәр ителә.

2018 елда Татарстанда әйләнә-тирә мохитне саклау чараларына 6 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Экологик акча керүләрдән һәм  республиканың табигать ресурсларыннан файдаланган өчен хисап чорында1,1 млрд. сум кергән (углеводород чималын чыгаруга салымнан килгән табыштан башка). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм  Федераль табигатьтән файйдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Росприроднадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.  


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2018 елда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2019 гыйнвар аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Финанс министрлыгының Казначылык департаменты оештырылуга 20 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген  Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстаннан сайланган Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.


26
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

2019 елның 25 гыйнварына республикада 149,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 6,2%ы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елныж 24 гыйнварында Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин Татарстан Республикасы территориясендә эре сыра җитештерүчесе – “Болгар сырасы” ачык акционерлык җәмгыяте белән киңәшмә уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International