Бюджет кагыйдәге кысаларында Финанс министрлыгы өчен валюта сатып алуны туктатып тору тышкы шоклар очрагында финанс тотрыклылыкны саклауда тагын бер коралга әйләнде. Бу хакта VIII Казахстан финансчылары конгрессында чыгышы вакытында Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина хәбәр итте.
Татарстанда Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән төп 12 милли проект һәм федераль программаны тормышка ашыру өчен проект офисы булдырылды. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә әйтелде.
Дәүләт Думасы икенче укылышта 2019-2021 елларга федераль бюджет проектын кабул итте. Өченче укылыш 21 ноябрьгә планлаштырыла.
Нефтькә бәяләрнең үзгәреп торуы һәм Россия компанияләренең һәм банкларының тышкы әҗәт буенча түләүләре борчу өсти, ләкин РФ икътисады һәм финанс базары 2014 ел белән чагыштырганда тотрыклырак дип саный РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин.
Дәүләт Думасы 2018 елда федераль бюджетның төп параметрлары үзгәреше һәм тулаем эчке продукт үсешенең 0,5%нан 2,1% кадәр аның профицитын арттыру турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
S&P Global Ratings (S&P) Халыкара рейтинг агентлыгы 2018-2021 елларда Россиянең тулаем эчке продукты үсеше 1,7-1,8% булыр дип исәпли. Бу хакта агентлыкның “Россиянең капиталь кертемнәр программасы компанияләрнең икътисадый үсешенә һәм бурыч түләүгә сәләтлелегенә нинди йогынты ясый ала” хисабыннан билгеле булды.
Бюджет һәм салым буенча Дәүләт Думасы комитеты 2019-2021 елларга федераль бюджет проектына төзәтмәләрне тикшерүне тәмамлаган һәм парламентның түбәнге палатасына аны икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән. Документ Думага каралуга 14 ноябрь көнне чыгарылачак.
2018 елның 9 ноябренә 1 млн. 973,8 мең кв. м торак эксплуатациягә тапшырылган, ягъни планның 82,1%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Хөкүмәт тарафыннан планлаштырылган икътисадый чаралар уңышлы гамәлгә куелган очракта Россиянең тулаем эчке продукты үсеше 2021 елда 3% ирешергә мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасында Россия Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина хәбәр итте.
Moody's халыкара рейтинг агентлыгы дөнья икътисады үсеш темпларының 2017-2018 еллардагы 3,3% карата 2019 һәм 2020 елларда 2,9% кадәр акрынаюын көтә. Бу хакта агентлык күзәтүендә хәбәр ителә.