Хөкүмәт Бюджет кодексын төзәтү турында закон проектын хупларга ниятли. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте.
«2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты беренче укылышка әзер, ул шушы арада узачак парламент утырышына чыгарыла. Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында шундый карар кабул ителде. Парламентарийлар барлык профиль комитетлар биргән тәкъдим, төзәтмәләрне берләштереп үз бәяләмәсен бирде.
10 октябрь көнне парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар киләсе елларга республика бюджеты проектын карап тикшерделәр. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты буенча фикер алыштылар. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
Бүген Дәүләт Советында «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча парламент тыңлаулары булды.
2018 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре “Бердәм урман утырту көне” табигатьне саклау акциясенең көзге этабында катнашты. Массакүләм агач утырту Россия Федерациясендә Ихтыяри зат (волонтер) елын уздыру кысаларында үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов күп фатирлы йортларга һәм социаль объектларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат бирде.
2018 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.
Бүген 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проектын һәм 2019-2021 елларга һәм 2024 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын тикшерүгә багышланган зональ киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында берничә мөһим мәсьәлә тикшерелде. Алар арасында – 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына республика бюджеты һәм шул ук чорга Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты. Документлар беренче укылышта каралды. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.