Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз икенче утырышында депутатлар республиканың бюджетына үзгәрешләр кертүне хуплады. Бюджетка кагылган үзгәрешләр хакында яңалыкларны парламент әгъзаларына Татарстан финанс министы Радик Гайзатуллин ирештерде.
Чара Салих Сәйдәш исемендәге ЗДКЗда (Казан) узды.
Эшләп бетерелгәннән соң бюджет проекты яңадан Хөкүмәткә тәкъдим ителәчәк, аннан соң Дәүләт Думасына раслауга җибәреләчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Португалиянең Икътисад министры Мануэл Калдейра Кабрал белән очрашты.
Очрашу Бавария башкаласына Татарстан Республикасы Президентының ике көнлек эш сәфәре кысаларында узды.
РФ Хөкүмәте 2018-2020 елларга бюджет проектын хуплады. Бу хакта РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Россия икътисадының торгызылуы кризистан соң 2018 елның азагына тәмамланачак. Бу хакта Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкының 2018-2020 елларга макроикътисад фаразында хәбәр ителә.
Ел башланганнан бирле Татарстанда 1 589,2 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Боларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салымнар буенча бурычларны киметүдә муниципалитетлар белән берлектә башкарылган эш мәсьәләләре тикшерелде.