ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Узган шимбәдә бөтен Россия күләмендә "Яшә, урман!" акциясе узды. Илнең барлык төбәкләрендә урман агачларын утырту, торак пунктларын яшелләндерү, урманнарны чүптән чистарту буенча чаралар оештырылды. Әлеге акциянең максаты - киң җәмагәтьчелекнең игътибарын урман байлыгын тергезү һәм арттыру мәсьәләләренә  юнәлдертү. 2013 елның көзендә Татарстан Республикасында 10 миллион тирәсе агач утыртырга ниятлиләр. Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы һәм Казначылык департаменты хезмәткәрләре әлеге акциядә актив катнышты һәм Казан-Кадышево авто юлы янында агачлар утыртты.

Яр Чаллыда 2014 елга һәм 2015-2016 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проекты буенча зональ киңәшмә узды.

Киңәшмәдә 17 муниципаль районның финанс идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, республиканың Кама арты регионнарыннан Дәүләт Советы депутатлары катнашты.


5
октябрь, 2013 ел
шимбә
Бүген "2014 елга һәм 2015-2016 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" ТР Законы проектын һәм Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре фаразын тикшерү буенча Чистай һәм Чаллы шәһәрләрендә зональ киңәшмәләр узды.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында үткән атналык республика киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика программаларын үтәмәгән өчен, берничә муниципаль берәмлекнең башлыкларын тәнкыйтьләде.

Ул торакны сафка бастырудан башлады. Аның сүзләренчә, Лениногорск, Читсай, Спас районнары һәм Казан артта калучылар рәтендә. Казанда торакны сафка бастыру буенча план 51 процентка гына башкарылган. “Казан торакны ничек тапшырырга планлаштыра, социаль ипотека хисабына гына мәллә?”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошинга.

А.Песошин хәбәр иткәнчә, алар берничә тапкыр торакны сафка бастыру буенча планны үзгәртүләрен һәм аның 920 мең кв.метрдан 720 мең кв.метрга киметүләрен сораганнар.


4
октябрь, 2013 ел
җомга
Финанс министрлыгы башлаыгы Антон Силуанов хезмәткәрләреннән НДФЛ алучы хисабына кредитлар алучы, ләкин аның бюджетка күчерелүен тоткарлаучы компанияләргә җәзаны арттырырга тәкъдим итә.
Дәүләтнең бүтән социаль өлкәгә һәм чиновникларны тотуга чыгымнарны арттырырга мөмкинлеге юк, дип белдерде Дәүләт Советы утырышында РФ Финанслар министры Антон Силуанов.

Бюджет өлкәсе тармакларында уртача хезмәт хакы дәрәҗәсен санау методикасын ачыкларга кирәк, дип белдерде РФ Финанслар министры Антон Силуанов җомга көнне узган бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру буенча Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясап. 

Россия Федерациясенең Финанслар министры Антон Силуанов салым түләүчеләрнең берләштерелгән төркеме үзләренең компаниясе урнашкан төбәкләрдә табышка салым базасын Россия Федерациясенең төбәкләре буенча мәгълүмат бирергә тиеш дип саный.

РФ Хакимияте төбәкләр тарафыннан аларның бюджетларына ярдәм итү максатыннан субсидияләрне мәҗбүри финанслашуны гамәлдән чыгарырга ниятли, дип хәбәр итте РФ Финанслар министры Антон Силуанов. 

"Дәүләт программаларын тормышк ашыру барышында төбәкләр тарафыннан субсидияләрне мәҗбүри финанслашуны гамәлдән чыгарып эреләтү күздә тотыла. Хөкүмәттә хәзер мондый үзгәрешләр әзерләнә", - дип белдерде Силуанов   бюджет чыгымнары буенча Дәүләт Советының җомга көнне узган утырышында.

Россиянең Финанслар министры Антон Силуанов үз эшчеләренә "Соры" хезмәт хакын түләүче эш бирүчеләргә җаваплылыкны арттырырга тәкъдим итә, ләкин сүз җинаять җаваплылыгы турында түгел, ә административ җаваплылык турында бара.

"Җаваплылыкны арттыру белән мин һичшиксез килешәм - бәлки җинаять җаваплылыгы түгелдер, ләкин административ җаваплылыкны һәм акчалата түләүне арттыру мәҗбүри", - диде Силуанов журналистларга бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеге тикшерелгән Дәүләт Советы утырышыннан соң.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International