ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Евразия Икътисады комиссиясенең VIII Советы җыелышы Казанда Россия Федерациясе Премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашында узды.

 

Бүген республика парламентында “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проекты буенча парламент тыңлаулары уза. Парламент тыңлауларында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин, парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Морат Гаделшин катнаша.
ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин, алдагы өч елга бюджет параметрлары белән таныштырып, елдан-ел бюджетның кытлык өлеше үсә баруын билгеләп үтте. 2014 елга ул 5 409 791, 7 мең сум, 2015 елга – 8 404 770,4 мең сум, 2016 елга 12 374 902,8 мең сум күләмендә планлаштырылган.
Бүген ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча комитеты вәкилләре “2014 нче елга һәм 2015, 2016 нчы еллар планлы чорына ТР бюджеты турында” закон проекты хакында сөйләштеләр.

Республиканың социаль-икътисади үсешенә бәйле фаразлар турында доклад белән ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева чыгыш ясады, бюджет проекты турында ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова сөйләде.

10 октябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының чираттагы утырышы көн тәртибенең төп соравы итеп “2014 елга һәм 2015-2016 еллар план чорына ТР бюджеты” турында ТР законы проектн каралды. Депутатлар бер федераль закон проектына уңай бәя бирделәр һәм комитетның киләсе кварталга эш планын кабул иттеләр.

9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Казанда Евразия икътисадый комиссиясе Советының VIII утырышы узды. Казан ратушасында узган утырыш эшендә Российя Федерациясе Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, ЕИК коллегиясенең рәисе Виктор Христенко, Казахстан һәм Белоруссия хөкүмәтләренең вәкилләре катнашты.

Евразия икътисадый комиссиясе (ЕИК), Таможня берлеге һәм Бердәм икътисадый киңлекнең даими эшләп килүче җайга салучы орган, 2012 елның 2 февраленнән эшли башлады.

Хәзерге вакытта ЕИК составында өч ил бар: Россия Федерациясе, Казахстан Республикасы һәм Беларусь Республикасы. Комиссии боерыклары Таможня берлеге һәм Бердәм икътисадый киңлектә катнашучы илләр территориясендә үтәлүгә мәҗбүри.

Утырыш барышында катнашучылар Таможня берлеге һәм Бердәм икътисадый киңлекнең эшләү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Исегезгә төшерик, бүген ЕИК Советы утырышында катнашучылар Болгар шәһәрендә бардылар. Шулай ук делегацияләр вәкилләренең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашулары планлаштырылган.


8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
ТР Дәүләт Советында киләсе елга һәм 2015-2016 нчы еллар планлы чорына ТР бюджеты проекты турында фикер алыша башладылар. Бүген закон проектын дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет вәкилләре карады.
Бүген Яшел Үзән шәһәрендә 2014 елга һәм 2015-2016 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектын тикшерү буенча зональ киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, 16 муниципаль районның администрация җитәкчеләре, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.  Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов киңәшмәдә катнашучыларны республиканың социаль-икътисади үсеше фаразының төп параметрлары белән таныштырды. Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин агымдагы елның 9 аенда Республика бюджеты үтәлеше һәм киләсе өчъеллыкка бюджет проекты белән таныштырды.

Тагын әле 700 дән артык авылны каты өслекле юллар белән тоташтырасы бар. Беренче чиратта бу эшне халкы 125 кешедән артык булган 110 авылда башкарырга кирәк булачак. Бу саннарны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде. Утырыш “Дортрансэкспо”ның 13нче махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында узды, ул Татарстан юл өлкәсе эшләренең агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләренә багышланган иде.

Илдар Халиков искәртүенчә, әгәр 2010 елга кадәр республикада елына 10 торак пунктны каты өслекле юллар белән тәэмин иткән булсак, инде менә дүрт ел рәттән ел саен 50-60 торак пунктка каты өслекле юллар сузыла, Татарстанда соңгы 3 елда 150 дән артык авыл каты өслекле юллар белән тәэмин ителгән.
2012 ел өчен Татарстанлыларга исәпләнгән милек өчен салым 3,8 млрд. сумнан артык тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.

Марат Сафиуллин сүзләренчә, узган ел өчен республикада транспортка салым түләргә тиешлеләр саны 879 мең кеше булса, җир салымы салынганнар – 1 млн 28 мең, физик затлар буларак милеккә салым түләргә тиешлеләр – 2 млн 356 меңләп. Милеккә салымның гомуми суммасы – 3,8 млрд сум: транспортка салым – 2,5 млрд сум тирәсе (65 проценты), физик затларга милек салымы – 750 млн сумнан артык (20 проценты), җир салымы – 600 млн сум (15 проценты).
Узган елгы өчен саналган салымнар тулаем, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 15 процентка арткан, бу, нигездә, транспорт салымына карый, чөнки ул 22 процентка үскән. Санап, түләргә билгеләнгән салымның үсүенең төп сәбәбе, М.Сафиуллин аңлатканча, салым салу объектлары артуга бәйле, мисалга, транспорт чаралары 138 мең берәмлеккә (13 процентка), җир участоклары саны 39 меңгә (5 процентка), күчемсез милек саны 42 меңгә (3 процентка) арткан.

7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Һәм Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Казначылык Департаментында коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча комиссия утырышында 2012-2014 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы программасының 2013 елның 9 аенда үтәлеше тикшерелде. Киңәшмәне комиссия рәисе, ТР Финанслар министрының беренче урынбасары, ТР ФМ Казначылык Департаменты директоры Марат Фәйзрахманов уздырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International