ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2013 ел
җомга
РФ Финанслар министры Антон Силуанов төбәкләр "гадиләштерелгән салымны федераль органнарны катнаштырмыйча "үз муниципалитетларына үзләре тапшыра ала дип уйлый. Бу турыда ул "Бердәм Россия" партиясе съездында узган медиафорум кысаларында белдерде.  

Ерак Көнчыгышта су басу нәтиҗәләрен бетерүгә кирәк булган акча күләме бүленеп биреләчәк, дип белдерде Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов.

"Беренче чиратта без халыкны барлык кирә-ярак белән тәэмин итәбез - моңа акча, кайнар ризык, вакытлы тору пунктларында яшәү - болар өчен акча бар", - диде А.Силуанов, журналистларның сорауларына җавап итеп.

Беренче санаулар буенча әлеге табигать хәвефе нәтиҗәләрен бетерүгә 40 млрд. сум акча кирәк булачак, ләкин, һичшиксез, әлеге сумма артачак. "Кирәк булган барлык акчалар бүленеп биреләчәк", - дип ышандырды министр. Аның сүзләре буенча, бүгенге көндә Транспорт министрлыгы юлларны төзекләндерүгә күпме акча кирәк булуын саный, аннары инде әлеге максатларга нинди акча бүленеп биреләчәге хәл ителәчәк.

РФ Финанс министры Антон Силуанов 2014-2016 елларга федераль бюджет проектын икенче укылышта тикшерү барышында  төбәкләргә бюджет кредиты ставкасы киметергә мөмкин дип саный.

"Бәлки икенче укылышка ставка буенча уйлап карарга кирәктер. Бүгенге көндә ул финанслаштыруның өчтән ике ставкасын тәшкил итә, элегрәк яртысы иде", - диде Силуанов.

Россиядә өстенлекле мәсьәләләрне хәл итәргә акча җитәчәк, шулай да акчаны сак тотарга кирәк, дип белдерде РФ Финанслар министры Антон Силуанов. Бу турыда ул җомга көнне "Бор" Мәскәү астындагы пансионатта узган "Бердәм Россия"нең 14-нче съезды кысаларында узган медиафорумда хәбәр итте.

Министр сүзләре буенча, президент карарлары белән хәл итәргә юнәлдререлгән проблемалар өстендә эшләр өчен акчалар ни генә булса да табылачак. Су басу нәтиҗәсен бетерү - шундый беренче чираттагы мәсьәләләрнең берсе.

Бүген Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин бюджет акчаларын сарыф итү мәсьәләсе буенча РФ Дәүләт Советы утырышын уздырды. Дәүләт Советы эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

В.Путин белдергәнчә, РФдә бюджет процессы идеологиясен үзгәртү буенча эш дәвам ителергә тиеш, шул ук вакытта барлык дәрәҗәдәге чиновникларны бюджет акчаларын экономияләүгә мотивацияләргә кирәк.

 "Бюджет процессының принципларын, идеологиясен үзгәртерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк, хакимиятнең бөтен дәрәҗәләрен дә бюджет акчаларын икътисади нигезләнгән тулысынча нәтиҗәле рәвештә экономияләргә өндәргә кирәк", -    дип әйтте В.Путин.

Ул Россия Хөкүмәтенә капиталь төзелешләрне барларга һәм чыганакларны югары әзерлек дәрәҗәсендәге объектларга юнәлдерергә кушты. Владимир Путин сүзләренчә, Хөкүмәткә бюджет инвестицияләре өлкәсендә бик күп эшләр башкарасы бар. Ул искәрткәнчә, инде бюджет акчаларын кулланып, капиталь төзелеш буенча масштаблы программа формалаштырылган.

“Шул ук вакытта бу өлкәдә билгеле проблемалар бар. Барыннан да бигрәк, проектның тормышка ашырылу барышында беренчел сметаларның артуын күз уңында тотам”, - диде Путин.

РФ Финанслар министрлыгы салым ташламаларын яңадан карарга ниятли. Бу турыда Кремльдә узган Дәүләт Советы утырышында РФ Финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.

3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Дәүләт Советына 2014–2016 елларга бюджет проекты кертелде. Бюджет проекты федераль һәм республиканың норматив хокукый актларына нигезләнеп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасында куйган бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән. Бу хакта безгә Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин сөйләде.

Бүген Казанда Kazansummit'13 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең V Халыкара икътисадый саммитын кысаларында Стратегик форум үткәрелде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглу катнаштылар.

Форум башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Татарстанның инвестицион һәм икътисадый проектлары күргәзмәсен карады.

Форумда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Kazansummit әһәмиятен билгеләп үтте. "Безнең республика бу көннәрдә Россия һәм ислам дөньясы үзара хезмәттәшлегенең төп икътисадый мәйданчыгына әверелде, - дип белдерде Р.Миңнеханов. - Kazansummit форумында 40 илдән һәм РФнең 16 төбәгеннән 600гә якын вәкил катнаша".

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглу белән очрашты. Ул “KAZANSUMMIT 2013” Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Халыкара икътисади саммитында катнаша.

Очрашу башланганда Минтимер Шәймиев: “Без, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы башлыгы Әкмәледдин Ихсаноглуга безнең хәлиткеч үсеш чорында Татарстанга игътибар иткән һәм безнең өчен ислам дөньясына юл ачкан өчен, һәрвакыт рәхмәтле. Бу бик зур әһәмияткә ия вакыйга булды, ул инде республиканың яңа тарихына язылган”, - дип белдерде.

Ул шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаренә күпьеллык уңышлы хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде. “Без башлаган уртак эшләр һәм проектларның уңышлы, лаеклы дәвам ителүен аңлау шатландыра”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Киңәшчесе.

РФ Финанс министры Антон Силуанов салым салуның гадиләштерергән системасы буенча керемнәрне җирле дәрәҗәгә тапшырган очракта төбәкләр бюджетлары өчен куркыныч яный дип саный.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International