ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

2026 елның гыйнвар-февраль айларында, максатчан тотылырга тиешле керемнәрне исәпкә алып, республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре тарафыннан күрсәтелгән түләүле хезмәтләрдән берләштерелгән керемнәр 4 417,8 млн.сум тәшкил иткән, бу 2025 елның шул ук чоры керемнәреннән 371,1 млн. сумга күбрәк.


24
март, 2026 ел
сишәмбе

2026 елның гыйнвар-февраль айларында Татарстанның берләштерелгән бюджетында салым һәм салым булмаган керемнәр 84,5 млрд сум тәшкил иткән. Аларның 71,1 млрд сумы республика бюджетына, ә 13,4 млрд сумы җирле бюджетларга кергән, дип хәбәр итте «Татар-информ» матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова.

Агымдагы елның гыйнвар-февралендә кергән керемнәр планлаштырылган беренче чираттагы һәм социаль әһәмияткә ия чыгымнарны тулысынча һәм вакытында финансларга мөмкинлек биргән. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә республиканың финанс министры урынбасары Гела Герасимова хәбәр итте.


23
март, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның 1 мартына салымнар буенча бурыч 12 879,1 млн.сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурыч 1 189,7 млн.сумга яки 10% ка арткан. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

2026 елда Татарстан Республикасында вакцинадан соң өзлегүләр килеп чыкканда гражданнарга бер мәртәбә бирелә торган дәүләт пособиеләре һәм айлык акчалата компенсацияләр бирү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.


21
март, 2026 ел
шимбә

Торак төзелеше программасын гамәлгә ашыру, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү, социаль-мәдәни өлкә объектларын, җәмәнать киңлекләрен төзү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча контрактация барышы һәм эшләрнең башлануы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. 


20
март, 2026 ел
җомга

Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» Республика үзешчән башкаручылар фестивале өлкән буын гражданнарының үз-үзләрен тормышка ашыру һәм социаль активлыгын үстерү, аларны төрле эшчәнлеккә җәлеп итү һәм ялларын оештыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.


19
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2025 елның 19 мартында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләре санына кергән компанияләр белән киңәшмә узды.

2026 елның гыйнвар-февраль айлары йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 8,2 млрд. сум (еллык планлы билгеләнешләрнең 14,9%ы) күләмендә керде, шул исәптән:


18
март, 2026 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы халкының йогышлы авырулардан эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы җитәкчелеге 2026 елда республика бюджетыннан тиешле чараларны финанслауны арттыру турында карар кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International