ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектын формалаштыру эше кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2025-2027 елларга Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф оешмалары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә норматив чыгымнарны билгели торган 11 карар кабул ителде.


25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген республика парламентында узган Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 елларның план чорына республика бюджеты турындагы законга үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды. Бюджетның керем өлеше 54,6 млрд сумга арттырыла. Моннан тыш, парламентарийлар утырышта республика бюджеты үтәлеше йомгаклары турында фикер алыштылар.

Өлкән яшьтәге кешеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатларында Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Россия Пенсионерлар берлеге һәм Кемерово өлкәсе Хөкүмәте — Кузбасс белән берлектә 2024 елның 30 сентябреннән 5 октябренә кадәр Кемерово шәһәрендә Россия пенсионерларының IX спартакиадасы уздыра.


24
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

24 сентябрьдә Россия Хөкүмәте утырышта киләсе өч елга федераль бюджет проектын карады.


23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Беренче тапкыр бизнес физик залогтан башка, асылда интеллектуаль бәягә заем алырга мөмкин. Татарстан Мәскәүдән соң мондый кредит биргән төбәкләрнең беренчеләреннән булды. Проект “Минем бизнес” үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.


20
сентябрь, 2024 ел
җомга

Сентябрьдә салым органнары физик затлар тарафыннан транспорт, җир салымнары, шулай ук 2023 ел өчен милеккә салым түләү өчен салым белдерүләрен тарата башлады.

Татарстан Республикасында “Экология” илкүләм проекты эчендәге “Урманнарны саклау” федераль проекты гамәлгә ашырыла.


19
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1704 нче карары кысаларында Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура объектларын төзү программасы дәвам итә.

Татарстан Республикасында «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының «Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау» федераль проекты гамәлгә ашырыла.


18
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар һәм аренда түләүләре буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International