2007 елдан башлап Татарстан Республикасында биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү чаралары гамәлгә ашырыла.
2025 ел башыннан Татарстанның берләштерелгән бюджетына керемнәр 13% ка артты һәм 338,4 млрд сум тәшкил итте. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республиканың финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.
Татарстанда илкүләм проектларга 2025 елда 43 млрд сумга якын чаралар бүлеп бирелә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Тататрстан финанс министры урынбасары Гела Герасимова хәбәр итте.
2025 елның гыйнвар-июль айларында, максатчан тотылырга тиешле керемнәрне исәпкә алып, республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре тарафыннан күрсәтелгән түләүле хезмәтләрдән берләштерелгән керемнәр 13 910,3 млн.сум тәшкил итте. Бу 2024 елның шул ук чоры керемнәреннән 2 128,3 млн. сумга күбрәк.
2025 елда Татарстан Республикасында вакцинадан соң өзлегүләр килеп чыкканда гражданнарга бер мәртәбә бирелә торган дәүләт пособиеләре һәм айлык акчалата компенсацияләр бирү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
2025 елның 1 августына салымнар буенча бурыч 12 977,8 млн.сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурыч 761,5 млн.сумга яки 6% ка арткан. Бу хакта Татарстан Республикасы Финанс министры урынбасары Алла Анфимова муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
2026-2028 елларга Татарстан Республикасы бюджетын формалаштыру кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2025 елның 22 августында кече нефть компанияләре белән киңәшмәләр узды.
2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына берләштерелгән бюджетны формалаштыру Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә төзелгән график нигезендә гамәлгә ашырыла.
2026-2028 елларга Татарстан Республикасы бюджетын формалаштыру кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2025 елның 20 һәм 21 августы көннәрендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләре санына кергән компанияләр белән киңәшмәләр узды.
2024/2025 уку елында республикада «Физика-математика алгарышы» проекты старт алды. Аны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан барлыгы 252 314, 8 мең сум юнәлтелде, шул исәптән: