Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Закон проекты агымдагы ел нәтиҗәләре буенча керемнәрне 50,1 млрд. сумга арттыруны күздә тота һәм бюджетның чыгым өлешенә беренче чираттагы юнәлешләргә 22,5 млрд. сум кертә.
Бюджет проекты бюджет сәясәтен нормальләштерүне һәм 2025 елда бюджет кагыйдәләренә акрынлап чыгуны исәпкә ала.
Инвестицион кредитлауның сынау программасы буенча ставкалар кече һәм микропредприятиеләр өчен 4% ка кадәр һәм урта бизнес өчен 2,5% ка кадәр кимеде. "1764" программасы буенча ташламалы кредитның максималь ставкасы хәзер 10,25% тәшкил итә. "ПСК" кредит программасы буенча башлангыч ставка 10,5% ка кадәр кимеде. Ставкаларның кимүе Россия Банкының төп ставкасын үзгәртү нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Россия Финанс министрлыгы "кредит каникуллары" өчен банкларга гражданнарның мөрәҗәгать итү вакытын 2023 елның 31 мартына кадәр озайтуны күздә тоткан карар проектын әзерләде
Дәүләтнең финанс иминлеге берничә өлешкә бәйле - бу балансланган бюджет, үсеш алган финанс базары һәм үз түләү системасы булу.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм проекты Татарстан Республикасы бизнесына агымдагы елда 1 млрд сумнан артык ташламалы финанс ярдәме алырга ярдәм итте.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгы республика бюджетын үтәү нисбәтеннән, тулаем алганда, уңышлы булган. Финанс министры урынбасары Алла Анфимова билгеләп үткәнчә, ел башына кергән керемнәр һәм калган акчалар хезмәт хакын тулысынча түләргә һәм планлаштырылган чыгымнарны, инвестицион характердагы чыгымнарны да кертеп, тиешле күләмдә финансларга мөмкинлек биргән. Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр беренче яртыеллыкны срогы чыккан кредит бурычларыннан башка төгәлләгәннәр.
Бүген ТР Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар 2022 елның беренче яртыеллыгында республика бюджеты һәм ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында сөйләштеләр. Моннан тыш, депутатлар республика Бюджет кодексына һәм ташламалы салым ставкалары күләмен җайга салучы кайбер законнарга үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар, шулай ук комитетның агымдагы елның IV кварталына эш планын расладылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
2022 елның 15 августыннан 2022 елның 14 сентябренә кадәр мониторинг чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен 72,65, ягъни тоннага $530,4 тәшкил иткән. Россия Финанс министрлыгы исәпләүләре буенча, РФда нефтькә экспорт пошлинасы 2022 елның 1 октябреннән 7,6 долларга төшә һәм тоннага $44,4 тәшкил итәчәк.
Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүнең федераль һәм республика кризиска каршы чаралары гамәлгә ашырыла.