Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында бизнеска ярдәм итү чаралары буенча төбәкләр белән селектор киңәшмә үткәрде.
16 декабрь көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышлар залында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узачак. Ул "2022 елда Татарстан Республикасы тупланма бюджетының көтелгән үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2023 елга бурычлары" темасына багышланачак.
Алдан ясалган бәяләүләр буенча федераль бюджетның 2022 елның гыйнвар-ноябрендә төп күрсәткечләренең үтәлеше түбәндәгечә булган:
Үзмәшгульләр өчен эшкуарлык эшчәнлегенең төрле этапларында мәгълүматтан, сервислардан һәм ярдәм чараларыннан файдалану мөмкинлеге бирә алган блок Кече һәм урта эшкуарлык цифрлы платформасында эшләтеп җибәрелгән.
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультеты деканы, икътисад фәннәре докторы, профессор Александр Аузан лекция укыды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Лекциянең темасы - «Кеше капиталы һәм икътисадый үсеш: икътисадның мәдәни кодлары».
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасында капиталь ремонтның республика һәм федераль программаларын тормышка ашыру турында хәбәр итте.
Халыкара коррупциягә каршы тору көне (International Anti-Corruption Day) ел саен 9 декабрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән билгеләп үтелә.
Беренчел мәгълүмат буенча, федераль бюджет чыгымнарының илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга үтәлеше - 2022 елның 1 декабренә - 2 784,9 млрд сум яисә планлы бюджет билгеләнешләренең 85,1%ын тәшкил иткән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуалар бергәлеге вәкилләре белән чираттагы очрашу уздырды.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстанда республика һәм федераль төзелеш программаларын тормышка ашыру, төзелеш мәйданнарында үткәрелә торган хезмәтне саклау чаралары турында хәбәр итте.