ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Социаль түләүләрне 2023 елның 1 февраленнән 11,9% ка индексацияләүгә чыгымнар 152,4 млрд сум тәшкил итәчәк. Индексация халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең 40 тан артык чарасына, шул исәптән бала карау буенча ай саен түләнә торган пособиегә, инвалидларга, ветераннарга һәм чернобыльчеләргә айлык түләүләр, айлык иминият түләүләренә кагылачак.

2023 елда «Сәламәтлек саклау» юнәлеше буенча федераль бюджет чыгымнары 1 трлн 523,6 млрд сум тәшкил итәчәк. Өч ел эчендә – 2023 елдан 2025 елга кадәр – 4,5 трлн сумнан артачак.


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Узган 2022 елда Татарстанда сәламәтлек саклау үсешенә 104 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуларның 10 млрд. сумы - сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау һәм медицина җиһазлары белән тәэмин итүгә. 1277 объектта матди-техник базаны ныгыту буенча эшләр башкарылган.

Алдан ясалган бәяләүләр буенча федераль бюджетның 2022 елның гыйнвар-декабрь айларында төп күрсәткечләренең үтәлеше түбәндәгечә булган:


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Беренчел мәгълүматлар буенча, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга федераль бюджет чыгымнарының үтәлеше - 2023 елның 1 гыйнварына - 3 268,8 млрд сум яисә планлы бюджет билгеләнешләренең 98,7%ын тәшкил иткән.


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

2022 елның 15 декабреннән 2023 елның 14 гыйнварына кадәр мониторинг чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен $46,82, яки тоннага $341,8 тәшкил иткән.

Россия Банкы 2023-2024 еллар чорында кече һәм урта бизнеска ярдәм итү турында юл картасын бастырды, планлаштырылган чаралар беренче чиратта кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен кредитлар алу мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән.


13
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Республикада федераль программаларның гамәлгә ашырылуы турында  сөйләде бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.


11
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Россиянең финанс, банк системалары һәм, тулаем алганда икътисады, тотрыклы һәм актив үсә, темплар 2023 елда да сакланачак. Бу хакта чәршәмбе көнне хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә РФ Президенты Владимир Путин белдерде.

Дәүләт катнашындагы компанияләр 2022 елда үзмәшгульләр эшли торган продукцияне, хезмәт күрсәтүләрдән һәм эшләрдән гомуми суммага якынча 3,4 миллиард сум диярлек акча сатып алганнар, бу үткән ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк, дип раслый эре заказчылардан алынган Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорациясе мәгълүматлары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International