2022 елның 1 яртыеллыгында республиканың консолидацияләнгән бюджетына 230,5 млрд. сум мобилизацияләнгән. Берләштерелгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре 207,3 млрд. сум күләмендә кергән. Республика бюджеты үз керемнәре буенча 181,5 сумга, җирле бюджетлар - 25,8 млрд. сумга үтәлде.
Бу саннарны үз докладында Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының 2022 елның 1 яртыеллыгында берләштерелгән бюджетны үтәү йомгаклары буенча республика киңәшмәсендә китерде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны рәисе итеп сайладылар һәм Директорлар советы каршындагы аудит, кадрлар һәм бүләкләүләр, тотрыклы үсеш һәм корпоратив идарә буенча комитетлар составын расладылар. Аудит буенча комитет рәисе итеп – Юрий Левин, кадрлар һәм бүләкләүләр буенча комитет рәисе итеп – Ласло Гереч, Тотрыклы үсеш һәм корпоратив идарә буенча комитет рәисе итеп Наил Маһанов сайланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елның беренче яртыеллыгында берләштерелгән бюджетны үтәү йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Шулай ук ТР Президенты агымдагы ел ахырына кадәр бурычлар билгеләде.
Бүгенге катлаулы шартларда финанс-бюджет дисциплинасын тәэмин итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары буенча республика финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Шулай ук катнашучылар агымдагы ел ахырына кадәр бурычлар билгеләделәр.
2022 - 2024 еллар чорына бюджет, салым һәм таможня-тариф сәясәтенең төп юнәлешләренең аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өчен Россия Финанс министрлыгы салым системасының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән берничә салым новацияләрен күздә тоткан закон проектын әзерләде.
Хәзерге вакытта республика законнарын оешмалар мөлкәтенә салым буенча аерым ташламаларны пролонгацияләү һәм салым салуның гадиләштерелгән системасы өлешендә кабул итү буенча эш алып барылды.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында бүген муниципалитетлар белән видеоконференция режимында традицион киңәшмә узды.
Очрашу барышында муниципалитетлар белән берлектә салымнар һәм мөлкәт өчен аренда түләве бурычларын кыскарту һәм җир кишәрлекләре буенча алып барыла торган эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы казначылык департаменты тарафыннан 2022 елның 1 яртыеллыгында эчке дәүләт финанс контроле вәкаләтләрен үтәү кысаларында 145 контроль чара уздырылган.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән эш иткәндә законнар бозылу 165,8 млн. сумлык, 55,3 млн. сумлык бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдаланмау ачыкланды.
Бюджет процессы кысаларында керемнәрне фаразлау норматив-хокукый базаның катгый регламентланган кысаларында уза, ул эшнең һәр этабын һәм анда катнашучыларның ролен төгәл аерып тора, бу фаразны үтә күренмәле һәм нигезләнгән итә. Шул ук вакытта, без кабул ителгән һәм проектланган бюджет һәм салым үзгәрешләрен дә исәпкә алу өчен, үз фаразларыбызда базарда актуаль динамиканы, агымдагы ситуацияне даими тикшереп торабыз һәм бәялибез, - диде керемнәр департаменты директоры Елена Лебединская Әрмәнстан Республикасы Финанс министрлыгы вәкилләре белән эшлекле очрашуда.
Бюджет һәм озак тотрыклылыкны анализлау өлкәсендә Россия Финанс министрлыгы тәҗрибәсе турында Бюджет сәясәте һәм стратегик планлаштыру департаменты директоры урынбасары Евгений Домбровский эшлекле очрашуда сөйләде.
Евгений Домбровский бюджет тотрыклылыгына ирешүне бәяләү өчен кулланыла торган күрсәткечләргә җентекләп тукталды, алар арасында беренчел структур дефицит күрсәткечләре һәм дәүләт бурычы күләме.