Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында 2020-2022 елларга республика бюджеты хакында фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар 2020-2022 елларга Татарстан бюджеты турында республика закон проектын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
2018-2019 елларга «Демография» илкүләм проекты кысаларында, 6130 урын, урыны булдырып, шул исәптән 3110 ясле урыны, 30 балалар бакчасы төзү карала, бүгенгә 24 объект файдалануга тапшырылган, калган объектлар буенча эшләр дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды, анда депутатлар "2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы законы проектын карадылар.
Бүген Дәүләт Советында «2020 елга һәм 2021-2022 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча парламент тыңлаулары булды.
Бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитет утырышы булды, анда депутатлар "2020 елга һәм 2021-2022 еллар планлы чорына ТР бюджеты турында" ТР законы проектын карады. Утырыш эшендә парламент Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.
Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды. Парламентарийлар 2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына республика бюджеты параметрларын карадылар һәм 2020-2025 елларга республиканың социаль - икътисади үсеше хакында сөйләштеләр. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашты.
Федерация Советы чәршәмбе көн утырышында федераль бюджетның 2018 елда үтәлеше турында хисапны раслады.
РФ субъектларына бюджет кредитлары бирүне яңарту кирәк түгел, бу кризиска каршы чара иде. Бу хакта РФ беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов Федерация Советында тиешле сорауга җавап биреп хәбәр итте.
Резидент статусын билгеләү өчен гражданнарның РФдә булу вакытын 180 көннән 90 көнгә кадәр кыскарту турындагы карар әле кабул ителмәгән. Бу хакта РФ беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов, Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге идарәсе утырышында чыгыш ясаганда белдерде.