ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2019 ел
җомга

Бүген Казан Ратушасында 2020 елда Казанда Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды.


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 15 августында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының үзәк аппараты һәм карамакта булган учреждениеләр вәкилләре белән очрашу узды. Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы финанс министры  Р.Р. Гайзатуллин «Татарстан Республикасы дәүләт органнарының һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылыгы» Дәүләт мәгълүмати системасын Татарстан Республикасында кертү мәсьәләләрен яктыртты.


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 13-14 агустында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында министрлыклар, идарә тармаклары белән 2020-2022 елларга бюджет проекты чыгымнарының фаразлы күрсәткечләре буенча киңәшмәләр узды.


10
август, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2019 елның 9 августына 1 млн. 564,5 мең кв.м. торак эксплуатациягә тапшырылган, бу –  планның 64,5 %ы. Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте. 


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 8 агустында Казан шәһәренә Вице-президент - «Moody's Investors Service» Филиалының баш аналитигы С.А.Исаков җитәкчелегендә «Moody's Investors Service» халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләре визиты кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында очрашу узды. Визитның төп бурычы – кредит рейтингын күзәтеп бару кысаларында Татарстан Республикасына комплекслы күзәтү ясау.

Илкүләм проектларның кураторлары булган РФ вице-премьерлары йомгак максатларга һәм күрсәткечләргә кагылмаган кайбер үзгәрешләрне аларга тиз кертә алачак. Бу хакта РФ Хөкүмәте аппараты башлыгы урынбасары Анатолий Кириенко хәбәр итте.


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

Рубльнең реаль нәтиҗәле курсы (инфляцияне исәпкә алып РФ төп сәүдә партнерлары валюталарына) 2019 елның июлендә алдагы ай белән чагыштырганда 1,6%ка үсте. Бу хакта РФ Үзәк Банкы материалларында әйтелә. Шул ук вакытта агымдагы ел башыннан алып курс 7,7%ка үскән.

Дәүләт Думасы илкүләм проектларның чараларын вакытында үтәү өчен кирәкле калган 17 закон проектын көзге сессиядә карарга ниятли. Бу хакта “Россиянең киләчәге. Илкүләм проектлар” порталына интревьюсында парламентның түбәнге палатасының берече вице-спикеры, “Бердәм Россия” партиясе депутаты Александр Жуков хәбәр итте.  

РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин рубльнең долларга карата агымдагы йомшаруы Икътисадый үсеш министрлыгының фаразында салып калдырылган дәрәҗәсенә туры килә дип белдерде.

АКШ һәм Кытай арасындагы сәүдә сугышларын кырысландыру белән бәйле нефтькә бәяләрнең үзгәреп торуы РФ икътисадына сизелерлек йогынты ясамаячак. Бу фикерне РФ икътисадый үсеш министры Максим Орешкин җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International