РФ Финанс министрлыгы юл фондлары күләмен салым законына үгәрешләр кертү юлы белән арттыруны дөрес түгел дип саный. Бу хакта РФ Финанс министрлыгының Салым һәм таможня сәясәте департаменты башлыгы Алексей Сазанов хәбәр итте.
2019 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин Татарстан Республикасы территориясендә эре сыра җитештерүчесе – “Болгар сырасы” ачык акционерлык җәмгыяте белән киңәшмә уздырды.
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды. Анда парламентарийлар Татарстан әҗәтен реструктуризацияләү мәсьәләсен тикшерделәр.
Рубльнең тотрыксызлыгы куркынычлары юк, аның волатильлеге нефть бәяләре белән чагыштырганда түбәнрәк. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев Югары икътисад мәктәбе конференциясендә чыгышында хәбәр итте.
2019 елның 27-28 июнендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2019 елның гыйнвар-маенда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2019 июнь аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Бүген «КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры «Сергей Чемезов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты.
РФ Икътисады тышкы һәм эчке шоклар, шул исәптән экспорт товарларга бәяләрнең чикләнүе һәм төшүе белән бәйле авырлыкларны җиңде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.
Россия Финанс министрлыгы ел ахырына кадәр рубльнең ныгуын яисә көсчезләнүен исәпләми, шул ук вакытта ул аның курсы “йөзүче” булып кала бирә дип искәртә. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Владимир Колычев Лондондагы Bloomberg кулуарларында хәбәр итте.
Дәүләт Думасы 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына федераль бюджетка үзгәрешләр кертү турында закон проектын икенче укылышта кабул итте.
Һәр ел 2024 елга кадәр илкүләм проектларны гамәлгә куюга төбәкләргә 50 млрд сум күләмендә грантлар бүленеп биреләчәк. Проектлар өстендә эшнең беренче елы нәтиҗәләре буенча беренче грантлар 2019 елның декабрендә бүленәчәк. Бу хакта РФ финанс министрының беренче урынбасары Леонид Горнин хәбәр итте.