Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының Попечительлек һәм Административ утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.
2019 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2019 елның гыйнвар-мартында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2019 апрель аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
РФ Финанс министрлыгы 2019 елга бюджетка төзәтмәләрне Хөкүмәткә май уртасында кертәчәк, шул исәптән нефтькә бәяләрнең фаразын тәгаенләячәк. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Финанс министрлыгына Хөкүмәтнең резерв фондын файдаланылмаган субсидияләр хисабына 2,9 млрд. сумга арттырырга йөкләгән. Тиешле боерык хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Россиядә донор төбәкләр саны артырга тиеш, югыйсә бюджет тәэмин ителеше түбән РФ субъектлары илкүләм проектларны гамәлгә кую белән шөгыльләнә алмаячак. Бу хакта Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин Канун чыгаручылар советының утырышы барышында хәбәр итте.
Беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов РФ әҗәтенә карата санкцияләр кукынычы булган шартларда бюджет дефицитын арттыруны дөрес түгел дип саный. Бу хакта ул РФ канун чыгаручыларының Советында чыгышы вакытында хәбәр итте.
РФ Президенты Владимир Путин илкүләм проектларга чаралар бүлеп бирү (аларны гамәлгә кую вакытын исәпкә алып яисә өч елга) тәртибен төзәтергә мөмкин дип саный.
Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко Канун чыгаручылар советының утырышын ачу вакытында төбәкләрнең салым базаларын, шул исәптән тәмәке продукциясеннән акцизлардан керемнәр исәбенә, киңәйтүне дәвам итәргә әйдәде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә 2019 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.