Макроикътисад тотрыклылыгы элеккечә бик мөһим, тулаем эчке продукт үсеше темпы мөмкин кадәр дөньяныкыннан югарырак булырга, инфляция 4%тан югары булмаска тиеш. Бу хакта РФ Премьер-министры вазифасын башкаручы Дмитрий Медведев хәбәр итте.
РФ Президенты Владимир Путин 2024 елга кадәр чорга дәүләт үсешенең илкүләм максатларын билгели торган указга кул куйды. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итте.
Күп фатирлы йортларга һәм социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Мартта РФ Илкүләм иминлек фонды рубльдә 5%ка - 3,963 триллион сумга кадәр үскән, ә долларда 3%ка - 63,914 миллиард долларга кадәр кимегән. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек Советының, Татарстан Республикасында хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең, Республикасында коррупциягә каршы комиссиянең, Казан шәһәрендә 2018 елгы футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты матчларын уздыру чорында Татарстан Республикасында иминлекне тәэмин итү буенча ведомствоара төбәк оператив штабының, Татарстан Республикасында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү оператив штабының һәм Татарстан Республикасы Янгын куркынычсызлыгы комиссиясенең уртак утырышы узды.
Россия экспортының төп товары Urals маркасы нефтенә гыйнвар-апрельдә уртача бәя үткән ел белән чагыштырганда 27,6%ка үсте һәм баррель өчен 66,15 тәшкил итте. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы сайтындагы материалларда хәбәр ителә.
Татарстанда 2018 елга торак төзелеше буенча план кырыктан артык процентка үтәлгән. Бу вакытка 966 мең кв метр диярлек торак сафка бастырылган. Быел республикада 2 млн 403 мең кв метр торак төзеләчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.
2018 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2018 елның гыйнвар-мартында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2018 апрель аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
2018 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2018 елның гыйнвар-мартында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2018 апрель аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.