РФ Финанс министрлыгы бюджет сәясәтендә дәүләт-шәхси партнерлык проектларының һәм дәүләт компанияләренең күзгә күренеп тормаган бюджет рискларын исәпкә алырдай механизмны эшләргә планлаштыра. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Владимир Колычев хәбәр итте.
16 мартка республикада 742,3 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган (планның 30,9 %ы), үткән елның шушы чорына карата 140%. Әлеге күрсәткечләрне ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшәмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин докладында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре катнашты.
Финанс министрлыгының алдан ясалган бәяләве буенча РФ федераль бюджеты 2018 елның беренче ике аенда тулаем эчке продуктның 1,7% профицит яисә 226,498 миллиард сум белән үтәлгән. Бу хакта министрлык хәбәрендә әйтелә.
2017 елның дүртенче кварталында РФ тулаем эчке продукты еллык чагылышында 1,2% үсте, декабрьдәге 1,4%тан үсеш 2018 елның гыйнварында 2% кадәр тизләнде. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгы әзерләгән “Икътисад картинасы. Март” күзәтүендә хәбәр ителә.
Бүген «Казан ярминкәсе» КҮдә «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 19 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» 18 нче халыкара симпозиумы ачылды.
Быел Татарстан икътисадына федераль бюджеттан якынча 62 млрд. сум җәлеп итү планлаштыра. Бу мәгълүмат Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстаннан сайланган РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән традицион киңәшмәдә яңгырады, аны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Күчемле милеккә салымны турыдан-туры булмаган салым салуга алмаштыру турында тәкъдимнәр киләсе айларда әзер булачак. Бу хакта дүшәмбе көн НТВ каналындагы "Поздняков" программасында РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
РФ Хөкүмәте дотацияле төбәкләр эшмәкәрләргә тәкъдим иткән салым льготаларының нәтиҗәлелеген бәяләүгә методика әзерләде. Бу хакта РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак сишәмбе көнне Калуга өлкәсендә булганда хәбәр итте.
2017 елда РФдә төп капиталга инвестицияләр 4,4%ка үскән, бу Икътисадый үсеш министрлыгының 4,1% фаразыннан югарырак. Бу хакта Дәүләт статистика федераль хезмәтенеӊ гыйнвар өчен “Россиядә социаль-икътисадый хәл” чыгышында хәбәр ителә.