Бюджетның конъюнктур керемнәрен сарыф итү һәм РФдә нефть-газ булмаган секторга салым йөкләмәсенең артуы мөмкин түгел. Бу хакта РФ финанс министры Антон Силуанов министрлыкның коллегиясендә чыгышы вакытында җиткерде.
Инфраструктурага, сәламәтлек саклауга, мәгарифкә ярдәм итү һәм ярлылыкны киметү РФ бюджет чыгымнарының проиритеты булып тора. Бу хакта РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
2018 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2018 елның гыйнвар-февралендә җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2018 март аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
РФ Финанс министрлыгы рейтингларга бәйле төрле хезмәт күрсәтүләргә банкларны кертү системасын булдыру фикерен хуплый. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев хәбәр итте.
ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә 2018 елда күп фатирлы торак йортларны капремонтлау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.
Куәтле технологик ыргылу яңа эш урыннарын булдыруга, икътисадның нәтиҗәлелеген үстерүгә, гражданнарның реаль керемнәрен арттыруга нигез булачак дип җиткерде РФ Президенты Владимир Путин.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
2018 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләренең стажировкасы башланды. Ул “Бюджет барышы һәм бюджетны формалаштыру” темасына багышланды.
Дәүләт бюджеты средстволарын урнаштыру өчен банклар рейтингларына таләпләрнең йомшаруы акчаларны урнаштырудан табышлыкны арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта РФ финанс министры Антон Силуанов Федераль казначылык коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.
Россия салым системасы “билгеле бер көйләүгә” мохтаҗ дип белдерде РФ премьер-министры Дмитрий Медведев. Бу хакта ул икътисад мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.