ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин белән очрашты.

Дәүләт Думасы хезмәткә түләүнең минималь күләмен яшәү минимумына кадәр арттыру турында президент закон проектын II  укылышта кабул итте.


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Россия төбәкләренең гомуми бурычы структурасында коммерцияле бурыч өлеше өч елда 9% ка кимеде һәм 2018 елның 1 гыйнварына 52% тәшкил итте. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов Россия инвестицияле форумның журналына интервьюсында белдергән.


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Икътисадый үсеш министрлыгы РФдә 2018 елның февралендә айлык инфляцияне 0,2-0,3%, еллыгын 2,2-2,3% дәрәҗәсендә көтә. Бу хакта министрлык материаллары сөйли.


12
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды. Парламентарийлар федераль бюджеттан республикага бюджет кредитларын бирү турында өстәмә килешүләрне раслау турында закон проектын тикшерде, шулай ук Татарстанның Бюджет кодексына кайбер үзгәрешләр кертү турында сөйләште.


10
февраль, 2018 ел
шимбә

2018 елның 8 февралендә  ТР Финанс министрлыгы хезмәткәрләре “Россия чаңгы юллары – 2018” ярышларында катнашты. Массакүләм чаңгы ярышлары быел 36нчы тапкыр үткәрелә. Татарстан бу узышларга 13 ел элек кушылган.


9
февраль, 2018 ел
җомга

Киләсе сәяси циклда РФдә намуслы түләүчеләр өчен салым йөкләмәсе артмаячак кына түгел, ә кимиячәк дип сүз бирделәр. Бу хакта РФ финанс министры Антон Силуанов җиткерде.

Икътисадны алдан үстерү якын киләчәктә өстенлекле юнәлеш булып тора, аннан башка күп өлкәләрдә, иң беренче чиратта социаль өлкәдә, яхшыруга ирешү мөмкин түгел дип белдерде РФ президенты Владимир Путин. Бу хакта ул җомга көнне Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы съезды утырышында хәбәр итте.


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте цифрлы икътисад программасын гамәлгә куюга бәйле 25 артык закон проектын Дәүләт Думасының язгы сессиясендә кертергә планлаштыра. Бу хакта Россия бизнесы атнасы кысаларында Цифрлы икътисад буенча хөкүмәт ярдәмче комиссия җитәкчесе – Хөкүмәт аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимов хәбәр итте.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International