Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үтте.
Үткән елның ахырында Татарстан Республикасына 2016 елда барлыгы 5,7 млрд. сумга бирелгән федераль бюджеттан бюджет кредитлары буенча бурычы реструктуризацияләнде.
2018 елның 21-22 февралендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2018 елның гыйнварында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2018 февраль аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Хөрмәтле республика халкы!
Россия төбәкләре 1 майдан хезмәткә түләүнең минималь күләмен яшәү минимумына кадәр арттыруга өстәмә финанс ресурсларны якын киләчәктә алачак. Бу хакта Новосибирскта үткән киңәшмәдә Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итте.
2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты 6,6 млрд. сумга, ә чыгымнар 22,6 млрд. сумга арта. Республиканың төп финанс документына үзгәрешләрне бүген депутатлар бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 35нче утырышы барышында кертте.
Бүген Дәүләт Советы утырышында "Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары биру турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында" Татарстан Республикасы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Нәтиҗәдә, федераль бюджеттан бирелгән кредит бурычлары реструктуризацияләнә. Бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының чираттагы утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре катнашты.
Профицитлы бюджетка ия Россия төбәкләре саны артты дип хәбәр итте РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев.