ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Чарада дүрт инвестиция проекты тәкъдим ителде: «НПК Химпроминжиниринг» АҖ («Росатом») ПАН-прекурсор җитештерүне, «Роквул»дан субстратлар җитештерү, «Хәят Кимья» Төркия компаниясне санитар-гигиеник продукция заводының икенче чираты төзелешен, «ИНКО-ТЭК Агро Алабуга» минераль ашланмалар җитештерү проектын тәкъдим иттеләр.


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты "Россия-2018" футбол буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча республика ошетыру комитеты утырышын уздырды.


11
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

РФ Хөкүмәте киләсе утырышларның берсендә 2018 елга һәм 2019 һәм 2020 еллар план чорына федераль бюджет проектының соңгы вариантын тикшерәчәк, ә 29 сентябрь көнне аны Дәүләт Думасына кертәчәк, дип хәбәр итте Премьер-министр Дмитрий Медведев.

РФ икътисады кризисны узды, тизләнә, бу динамиканы сакларга кирәк, уңай факторларны акрынлап халык һәм эшмәкәрлек тояр, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсе вакытында.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәткә киләсе өч еллыкка бюджетны әзерләгәндә икътисадтагы соңгы трендларны исәпкә алырга кушты.


9
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан күп фатирлы йортларга 43 муниципаль берәмлектә 3 мең 122 тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 17 муниципаль берәмлектә карар 54 факт ачылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


8
сентябрь, 2017 ел
җомга

РФ Финанс министрлыгы бюджет кагыйдәсе механизмыннан канәгать, рубль курсының нефть бәяләренә карата сизгерлеге кимеде, дип белдерде финанс министры урынбасары Владимир Колычев.

Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин финанс өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.


7
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның 2018 елга берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме 224 млрд. сум булыр дип көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразына багышланган киңәшмәдә ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Иртәгә, 2017 елның 7 сентябрендә 9:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразына багышланган киңәшмә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International