ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 2017 елның 28-29 мартында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2017 елның гыйнвар-февралендә җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2017 елның март аенда көтелүче күрсәткечләрен тикшерү буенча киңәшмәләр узды.

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Оренбургта булды. Хөкүмәт башлыгы Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты.  Чарада катнашучылар криминаль һәм “яшерен” икътисад белән көрәштә федераль һәм төбәк хакимияте органнарының нәтиҗәле хезмәттәшлек чаралары турында фикер алышты.


28
март, 2017 ел
сишәмбе

РФ Хөкүмәте бюджет хезмәткәрләренең эш хакларын «Мир» карталарына этаплы күчерүне хуплый. Ул 2017 елның икенче яртыеллыгыннан башланырга мөмкин. Бу хакта Россия банклары ассоциациясе конференциясендә РФ финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов җиткерде.

2017 елның 28 мартында Татарстан Республикасы финанс министрлыгында 2017 елның гыйнвар-март айларында җирле бюджетның үтәлешенә багышланган муниципаль районнар һәм шәһәр округларының финанс органнары җитәкчеләре белән очрашулар узды.


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы финанс министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең чираттагы аттестациясе узды. Хезмәткәрне аттестацияләү нәтиҗәләре буенча аттестация комиссиясе 9 кешене биләгән граждан хезмәте вазыйфасына җавап бирә дип тапты, 2 кешене шулай ук вазыйфаи үсеш тәртибендә хезмәткә кертүгә тәкъдим итте.


24
март, 2017 ел
җомга

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Президент Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка рәислегендә үткән киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә заказчылар тарафыннан Ерак Көнчыгышта, Идел буенда, Себер һәм Урал федераль округларында дәүләт һәм муниципаль контрактларны башкарганда йөкләмәләрне канун нигезендә вакытында түләү мәсьәләләренә багышланды.


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Россиягә кызу темплар белән ел саен 5-6 процентка хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга кирәк, дип белдерде Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Советның утырышында Россия Президенты Владимир Путин.  Аның сүзләренчә, бу өлкәдә күрсәткечләре буенча Россия алга киткән илләрдән ике тапкырдан артыгракка калыша, ә бу өлкәдә берни эшләмәгән вакытта бу аерма тагын да зураерга мөмкин.


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү икътисадый үсешнең төп факторы. Әлеге юнәлеш инвестицияләрне җәлеп итү мөмкинлекләре һәм административ каршылыкларны киметү белән бер рәттән Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый стратегиясендә теркәлгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округында инвестицион климатны яхшырту, административ каршылыкларны киметү һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү комиссиясе утырышында белдерде.

РФ Финанс министрлыгы физик затлар өчен беренче федераль займ облигацияләрен чыгара башлауны апрель урталарына планлаштыра, дип хәбәр итте  РФ Финанс министрлыгының дәүләт әҗәте һәм дәүләтнең актив финанслары департаменты директоры Константин Вышковский.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International