ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2016 ел өчен Татарстан хакимияте органнары эшчәнлеге хисабы каралды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Кичә, 2017 елның 20 мартында, ТР финанс министры урынбасары Д.В.Волков эре энергетика предприятиеләре, газ һәм нефть ташу буенча предприятиеләр – “Транснефть-Прикамье” АҖ, “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ, республиканың нефть химиясе предприятиеләре – “Нәфис Косметикс” ГАҖ, “Кварт” АҖ, шин эшмәкәрлек предприятиеләре – “Татнефть-Нефтехим” идарәче компаниясе, машина төзелеше предприятияләре – “ПОЗиС” АҖ, "Казанкомпрессормаш" ААҖ, шулай ук элемтә тармагы предприятиеләре – “Таттелеком” ГАҖ һәм агач эшкәртү сәнәгате - “Чаллы картон-кәгазь комбинаты халык предприятиесе” хезмәткәрләр ябык акционерлык җәмгыяте вәкилләре белән киңәшмәләр үткәрде. Очрашу вакытында 2016 ел нәтиҗәләре буенча предприятиеләрнең эшчәнлекләре нәтиҗәләре, көтелгән финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләре һәм 2017 елның 1 кварталына түләүләр, шулай ук 2017-2019 елларга фаразлар каралды.


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2017 елның 17 мартына 526,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шушы чорына караганда 103% тәшкил итә. Бу хакта 18 март көнне ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

2017 елның 20 мартында Татарстан Республикасы финанс министры Гайзатуллин Р.Р. ТАИФ компанияләр төркеменең иң эре предприятиеләре, машина төзелеше тармагы предприятиеләре («КАМАЗ» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ), шулай ук Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашында алкоголь продукциясен җитештерүчеләр белән очрашу үткәрде.


18
март, 2017 ел
шимбә

Татарстан Пакистан бизнесы белән хезмәттәшлеккә ачык. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пакистанның алдынгы компанияләре җитәкчелеге белән очрашуда белдерде.


17
март, 2017 ел
җомга

РФ Финанс министрлыгы яңа саклык сертификатларын планлаштыра. Алар гади кертем шартларында Банкка кертемнәрне иминләштерү агентлыгында иминләштереләчәк. Бу хакта Россия төбәк банклары ассоциациясе конференциясендә РФ Финанс министры урынбасары Алексей Моисеев хәбәр итте.


16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

"Транснефть" - безнең стратегик хезмәттәшебез, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Транснефть-Прикамье" компаниясе офисының яңа бинасы ачылу тантанасында. Чарада катнашу өчен Казанга "Транснефть" ГАҖ президенты Николай Токарев килде.

2017-2025 елларга икътисадны тизләтү буенча Хөкүмәт планының төп идеясе шәхси базар инвестицияләре үсеше булачак. Бу хакта Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы корылтаенда Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин җиткерде.


15
март, 2017 ел
чәршәмбе

Ипотекага кредит алучыларга ярдәм итүче дәүләт программасы кысаларында Россия Финанс министрлыгы бурычка акчаны рубльләрдә алучыларга караганда, валютада ипотека алучыларга түләүне зуррак суммаларда башкару мөмкинлеген тикшерәчәк. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International