ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә ачылган Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Иң элек Рөстәм Миңнеханов ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатуындааграр сәнәгать комплексы экспозициясе белән танышты, төрледән-төрле авыл хуҗалыгы техникасын карап чыкты. Республика башлыгына ашлык һәм азык культураларын җыя торган комбайннарның, тракторларның, төрле класслы төягечләрнең соңгы модельләрен, авыл хуҗалыгы продукциясен сортларга аеру һәм эшкәртү җиһазларын күрсәттеләр. Күргәзмә павильонында ул “Икътисад”, “Фән һәм мәгариф”, “Үсемлекчелек”, “Терлекчелек”, “Механизация” һәм башка бүлекләргә багышланган тематик стендларны карап чыкты. Президентны әйдәп баручы авыл хуҗалыгы мәгариф һәм фән учреждениеләрендә кадрларны әзерләү һәм укыту алымнары белән дә таныштырдылар. Рөстәм Миңнехановка орлыкчылык, ашламалар җитештерү, үсемлекләрне саклау чаралары һәм азык әзерләү өлкәсендә соңгы казанышларны күрсәттеләр. Аннан соң Президент республиканың “Ак Барс”, “Просто молоко”, “Пестречинка” һәм башка предприятиеләре тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясе белән танышты


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр советларының йомгаклау сессияләре эшендә катнашты. 
Төп нотык белән Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры  Айдар Метшин чыгыш ясады. 
Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, 2015 ел йомгаклары буенча район асылда барлык икътисадый күрсәткечләргә дә ирешкән, гражданнар алдындагы барлык социаль йөкләмәләр дә үтәлгән.
2015 ел йомгаклары буенча Түбән Кама районы Татарстан Республикасы сәнәгать продукциясенең 23%ын җитештергән. Сәнәгать  җитештерүе индексы – 102,3%. Төп капиталга инвестицияләр җәлеп итү буенча район республика мунициципаль берәмлекләре арасында 2 нче урынны яулаган.

2016 елның 15 февралендә Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы, Россия Банкы, мәгария һәм фән министрлыгы уздырган матбугат конференциясендә финанслар министры урынбасары Сергей Сторчак болай дип белдерде: "Финанслар министрлыгы Россиядә беренче тапкыр 1нче сыйныфтан башлап 11нче сыйныфка кадәр уку пособияләрен булдырган, аның эченә укучылар өчен материаллар, укытучылар өчен методик ярдәмлек, шулай ук ата-аналар өчен пособия дә кергән. Әлеге материалларның уникаль үзенчәлеге бу. "


15
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 15 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр вакыт аралыгында Urals  маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен $28,385, яки тонна өчен 207,2 доллар тәшкил итте. Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы исәпләүләре буенча Россия Федерациясендә нефтькә экспорт пошлинасы 2016 елның 1 мартыннан 12,5 долларга кимеп тонна өчен 39,5 доллар тәшкил итәчәк.

Югары сутлы нефтькә пошлина бәясе 5,9 доллардан 4,2 долларга кадәр кимиячәк.

Көнчыгыш Себер, каспий туу урыннары һәм Приразлом туу урыннары өчен нефтькә ташламалы ставкалар 2015 елның 1 февраленнән нуль дәрәҗәсендә калачак.

 

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы чит ил валютасында федераль займ облигацияләрен чыгарырга планлаштырмый, чөнки аларның кирәклеген, аларга мохтаҗлык күрми, дип сөйләде журнлаистларга Финанслар министры урынбасары Сергей Сторчак.

"Без сумнардагы инструментларга яхшы гына мохтаҗлык күрәбез, ни өчен без киңәергә тиешбез", диде ул бу турыда бирелгән сорауга җавап итеп.

2016 елда Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы 1 млрд. доллар күләмендә федераль займ облигацияләрен юаньнарда чыгару турында белдергән иде. Моңа кадәр ведомство җитәкчесенең урынбасары Максим Орешкин белдергәнчә, алар бары тик кытай инвесторлары сатып алу өчен чыгарылырга тиеш иде.


13
февраль, 2016 ел
шимбә

2016 елда Татарстан Республикасында капиталь ремонт программасы буенча 830 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак. Ремонтланган торак фондының  гомуми мәйданы 4,7 млн. кв. метр тәшкил итәчәк.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


12
февраль, 2016 ел
җомга

2016 елның 12 февралендә Россиянең финанслар министрлыгы һәм фәнни-тикшеренү финанс институты "Бухгалтер исәп-хисапларының федераль стандартларын эшләп чыгару стратегиясе" мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл уздырдылар. Әлеге чарада 80гә якын бухгалтер хисабы, аудитор оешмалары, югары белем бирүче учрежденияләр, үзләрен-үзе җайга салуча оешмалар вәкилләре катнашты. 

Түгәрәк өстәл кысаларында 2016-2018 елларга бухгалтер хисабының федераль стандартларын эшләп чыгару программасының проекты тикшерелде. Әлеге проект Федераль заонга туры китереп эшлщп чыгарылган. Бу турыда фикер алышулар һәм механизмны кертүнең максатка туры килүен дә тикшерделәр.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасында (Мәскәү) парламент тыңлауларында катнашты.

Парламент тыңлаулары РФ ФҖ, РФ Хөкүмәте һәм Россия Банкының икътисади үсешне тәэмин итү буенча беренче чираттагы чараларына багышланган иде.

Парламент тыңлауларын Россия ФҖ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин уздырды.

Илдар Халиков парламент тыңлаулары барышында доклад ясады. Аерым алганда, ул 2015 елда федераль үзәктән төбәкләргә күрсәтелгән җитди ярдәм өчен рәхмәт белдерде.


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Инввестицион-венчур фонды Попечительлек советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны ТР Инввестицион-венчур фондының Попечительлек советы рәисе ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Көн үзәгенә ТР Инвестицион-венчур фондының агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре куелган иде.

Попечительлек советы әгъзалары 2016 елга оешманың финанс планын расладылар.

Моннан тыш, утырышта катнашучылар ТР Инвестицион-венчур фондының “Технополис “Химград” ААҖ, “Васильево пыяла заводы”АҖ, “ИПТ “Идея” ЯАҖ белән эшчәнлегенә кагылган  мәсьәләләрне карады.

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында “Оешмалар мөлкәтенә салым турында”гы Татарстан Республикасы законының 3 нче маддәсенә үзгәреш кертү хакында” һәм “Татарстан Республикасының монопрофильле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләре) территорияләрендә төзелеш социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнә торган территорияләр резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында”гы 197-5 нче номерлы ТР закон проектлары кабул ителде. Алар, социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнә торган территория резидентларына республика тарафыннан салым ташламалары — оешмалар мөлкәтенә салым түләүдән азат итү рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан, эшләнелгән.


Федераль законда карлаганча, РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган исемлеккә кертелгән социаль-икътисади үсеш алган территорияләр төзелергә мөмкин. ТРда болар - Яр Чаллы һәм Яшел Үзән калалары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International