Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Инввестицион-венчур фонды Попечительлек советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны ТР Инввестицион-венчур фондының Попечительлек советы рәисе ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Көн үзәгенә ТР Инвестицион-венчур фондының агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре куелган иде.
Попечительлек советы әгъзалары 2016 елга оешманың финанс планын расладылар.
Моннан тыш, утырышта катнашучылар ТР Инвестицион-венчур фондының “Технополис “Химград” ААҖ, “Васильево пыяла заводы”АҖ, “ИПТ “Идея” ЯАҖ белән эшчәнлегенә кагылган мәсьәләләрне карады.
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында “Оешмалар мөлкәтенә салым турында”гы Татарстан Республикасы законының 3 нче маддәсенә үзгәреш кертү хакында” һәм “Татарстан Республикасының монопрофильле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләре) территорияләрендә төзелеш социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнә торган территорияләр резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында”гы 197-5 нче номерлы ТР закон проектлары кабул ителде. Алар, социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнә торган территория резидентларына республика тарафыннан салым ташламалары — оешмалар мөлкәтенә салым түләүдән азат итү рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан, эшләнелгән.
Федераль законда карлаганча, РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган исемлеккә кертелгән социаль-икътисади үсеш алган территорияләр төзелергә мөмкин. ТРда болар - Яр Чаллы һәм Яшел Үзән калалары.
2016 елның гыйнвар аенда федераль бюджет үтәлешенең якынча күрсәткечләре түбәндәгечә:
- тупланган керемнәр күләме - 1 088 265,8 млн. сум яки "2016 елга федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджетның гомуми күләменең 7,9%;
- чыгымнарның үтәлеше - 698 075,6 млн. сум яки "2016 елга федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджетның гомуми күләменең һәм ачыкланган росписнең 4,3%.
- профицит - 390 190,2 млн. сум.
Әлеге мәгълүматлар Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы сайтыннан алынды.
Иннополисны алга таба үстерү республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының төп бурычы булып кала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде. Чара ТР муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында узды.
Коллегия утырышында шулай ук ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, "Россия почтасы" ФДУП генераль директоры Дмитрий Страшнов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, ТР Президенты Аппараты вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов мәгълүматлаштыру өлкәсенә багышланганкүргәзмә белән танышты.
2015 ел йомгаклары буенча Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләме 2014 ел күрсәткечләреннән артып киткән һәм 1, 856 трлн. сумга җиткән, ягъни сәнәгать җитештерүе индексы – 100,4 процент тәшкил итә.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Чара Казанда Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә узды.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәте йортында Казанда дзюдо буенча Европа чемпионатын үткәрүгә әзерлек буенча киңәшмә уздырды.
Ярышлар 2016 елның 20-24 апрелендә узачак. Бу Татарстанда беренче тапкыр узачак җитди халыкара вакыйга, - дип ассызыклады Илдар Халиков һәм республиканың зур спорт ярышлары уздыру буенча бай тәҗрибәсе бар, дип өстәде.
"Бу чемпионат 2016 елда Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарына сайлап алу этабы булачак, һәм ул ярышларның статусын шактый арттыра. Европа чемпионатын уздыручы ил күбрәк катнашучыларга заявка бирергә хокуклы, бу Россия җыелма командасының Бразилиядә узачак Олимпия уеннарына юлламалар алу мөмкинлеген җитди арттыра",- дип билгеләде ул.
2016 ел башыннан Татарстанда 300 мең кв. м. торак сафка кертелгән. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин гадәттәге республика киңәшмәсендә хәбәр иттею Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча торак төзелеш күләме буенча Татарстан РФ субъектлары арасында 9 урынны алды. Быел инде 300 мең кв. м. торак сафка кертелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.
Рөстәм Миңнеханов Россия Икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы совет Президиумы утырышында катнашты. Чара Горкида, Мәскәү өлкәсендә узды, аны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Утырышның төп темасы – Технологик үсеш агентлыгы булдыру.
Утырышны ачып, Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, «сүз тагын бер федераль башкарма хакимият органы булдыру турында бармый, чөнки «агентлык» дигәндә акча бүлүче тагын бер яңа министрлык яисә ведомство булдыралар дигән фикер килә. Бу алай түгел. Киләчәктә, бар да әйбәт булса, үзен үзе акча белән тәэмин итәрлек коммерциячел булмаган оешма булдыру планлаштырыла».
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы bail-in механизмын өйрәнә башлады гына әле. Әлеге механизм - банкротка якын булганб Банкларга ярдәм итүдә кредиторларның катнашуы, дип белдерде журналистларга финанслар министры ярдәмчесе Светлана Никитина. Аның сүзләре буенча әлеге механизм кертелгән очракта, ул кертем салучыларга өстәмә компенсация кебек каралырга мөмкин.
Финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев бүген хәбәр иткәнчә, Финанслар министрлыгы 100 млн. сумнан ким булмаган эре кертемнәрне проблемалы банкларның капиталына конвертацияләү мәсьәләсен тикшерә.