ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

2015 елда мәҗбүри социаль иминият взнослары хисабына РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге бюджетына 12 млрд сумга якын акча алынган. Алдагы ел белән чагыштырган вакытта 129 млн сумга артыграк җыелган. Бүген учреждение координация советының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясап, Фондның төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин әнә шундый саннарны мисал итеп китерде.

Бүлекнең 2015 елдагы эш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм РФ Социаль иминият фонды рәисе Андрей Кигим катнашты.

Инвестицияләрне җәлеп итү – гади генә мәсьәлә түгел, һәм ул безгә генә дә бәйле түгел, ул шулай ук дөньядагы тышкы сәяси вәзгыятькә, илдәге эчке  вәзгыятькә дә бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. 

Чара бүген Казанда  югары технологияләр технопаркы – ИТ-паркта узды.


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

 «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин 2015 елда республика нефть-газ комплексы предприятиеләре эшчәнлегенә йомгак ясады. Татарстанда комплексның барлык база предприятиеләре дә  2015 елны табышлы тәмамлаганнар. Сатудан табыш үткән ел белән чагыштырганда 1,5 мәртәбә арткан.


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

РФ Хөкүмәте кыска вакытка һәм озак вакытка стратегик эшчәнлекнең яңа планын әзерли, дип белдерде Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов.

“Хөкүмәт эшчәнлегенең яңа стратегисен әзерләүне без кирәкле дип саныйбыз. Әлеге стратегия дәүләтнең булган мөмкинлекләреннән чыгып һәм яңа мөмкинлекләрне һәм яңа максатларны күздә тотып әзерләнәчәк һәм без үсешнең яңа сыйыат дәрәҗәсенә чыгачакбыз”, - диде министр.

 

“Икътисади блог – икътисади үсеш министрлыгы һәм финанслар министрлыгы яңа стретегия өчен тәкъдимнәр әзерләргә тиеш», - диде Силуанов Финанслар министрлыгының коллегиясендә чыгыш ясап.

Татарстан Республикасында төзелеш тармагында инфляция 2015 елдан башыннан 10,7 проценка арткан, ә торак-коммуналь комплексы өлкәсендә - 7,1проценка үскән, шул ук вакытта Россия буенча бу арту 13 процентка диярлек җиткән. Бу мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгының коллегиясендә үз чыгышында ведомство җитәкчесе Ирек Фәйзуллин китерде. 

КГАСУ мәйданчыгында узган коллегиядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставницкий һәм башкалар катнашты.


23
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

Россия бюджет дефицитының Тулай төбәк продуктының  2-3% булуына юл куя алмый, дип белдерде Россия Федерациясенең Финанслар министры Антон Силуанов.

"Чыннан да, бурычка алу күләме арта барачак, шулай да уртача вакытка каралган бюджет дефицита Тулай төбәк продуктының 2-3% артык булуына без юл куя алмыйбыз. Бу урында бюджет дефицитын һәм дәүләт бурычын арттырмас өчен бик дөрес эшләргә кирәк", - дип белдерде Финанслар министрлыгы коллегиясендә министр.

2016 елга Федераль бюджет тулай төбәк продуктының 3% күләмендә дифицит белән әзерләнгән, әмма ул нефтьнең бәясе баррель өчен 50 доллар күләменнән чыгып исәпләнгән.


22
гыйнвар, 2016 ел
җомга

2016 елның 22 гыйнварында Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Германович Силуанов рәислегендә 2016 елга беренче чираттагы мәсьәләләр буенча Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы колегиясе утырышы узды.

Әлеге чарада Беренче Вице-премьер Игорь Шувалов һәм Үзәк Банк башлыгы Эльвира Набиуллина да катнашты.

2016 елга беренче чираттагы мәсьәләләр дип бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру, икътисади үсешкә ярдәм итүче яңа инструментлар эшләп чыгару, нефть бәясенең төшүненнән бюджетны саклау, Россия Федерациясенең тышкы һәм эчке бурычларын киметү һәм башкалар...

Россия Федерациясенең икътисады үсеше өчен структур реформалар кирәк, дип белдерде Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов Финанслар министрлыгының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясап.

"Бүген чыннан да авыр вакыт, ныклы булуыбызны сынау... Бәяләрнең "утырып калган", ә аннары берникадар сикереш булып бюджетта шундый бурычлары булмаган 2008-2009 еллар белән чагыштырганда, бүгенге көн шартларының үзенчәлекләре шунда ки, алдагы елларда без үз өстебезгә зур күләмдә йөкләмәләр алдык, ә сикереш хәзер көтелми", - диде министр.

Россия Федерациясенең финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынган мәгълүмат.

Россия Федерацяисенең финанслар министрлыгы шәхси эшмәкәрлекне алып бару шартларын гадиләштерү өчен чараларны эшләп чыгарырга кирәк булган барлык инструментарийларга да ия. Бу турыда Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе утырышында Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте. 

"Финанслар министрлыгында бик зур инструментарий бар, ул оешмалар эшен җиңеләйтүче сәүдә итүнең дәүләт администрлары белән хезмәттәшлек итүче шәхси эшмәкәрлеккә ярдәм итүче бердәм чаралар эшләп чыгарырга мөмкинлек бирәз ала", - дип үз фикерләрне җиткерде ул салым һәм салым булмаган керемнәрнең бердәм администраторларын булыру турында карар турында.

2015 нче ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда алкоголь һәм составында спирт булган продукциянең легаль әйләнеше өлкәсендәге эшчәнлектә соңгы 5 елда берникадәр яхшырак динамика күзәтелә. Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Этил спирты, алкоголь продукция җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты һәм кулланучылар хокукларын яклау өстеннән дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү буенча ТР дәүләт инспекциясенең киңәйтелгән коллегия утырышында шулай дип билгеләп узды.

“2014 нче ел нәтиҗәләре буенча, былтыр коллегия шактый тискәре фонда узган иде, сәбәпләре дә бар иде, былтыр исә соңгы 5 ел эчендә күрсәткечләр берникадәр яхшырак. Безнең бурыч – 2016 нчы елда шушы динамиканы саклап калу, соңгы елларда югалткан позицияләрне кайтару”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International