ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

РФ Финанслар министрлыгы 2013 елның Федераль бюджетына үзгәрешләр әзерләгән һәм аларны киләсе атнада Россия Федерациясе Хөкүмәткә кертәчәк, дип хәбәр итте РФ финанслар министрының беренче урынбасары Татьяна Нестернко сишәмбе көнне журналистларга.

Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы 2013 елда планлаштырганга караганда 35 млрд. сумга күбрәк җыярга ниятли. Бу турыда ведомство җитәкчесе Антон Силуанов Дәүләт Думасының бюджет комитеты утырышында хәбәр итте.

Россиянең Финанс министрлыгы һәм Авыл хуҗалыгы минситрлыгы Дәүләт Думасы депутатлары белән "Росагролизинг"ны тагын 5 млрд. сумга капиталлаштыру турында сүз көрәштерә, дип хәбәр итте Финанс министры урынбасары Андрей Иванов сишәмбе көнне РФ президенты Владимир Путин уздырган уңыш җыю мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә.

Киңәшмә барышында дәүләт лизинг компаниясенең генераль директоры Валерий Назаров авыл хуҗалыгы техникасын яңарту буенча программаны тормышка ашыру өчен өстәмә акчалар компаниянең утсав команиясенә ел саен кертергә планлаштырылган иде, дип искә төшереп узды. Путин Финанс министрлыгыннан әлеге мәсьәләне ачыклауны таләп итте. 

2014 елдан башлап, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы комплексы үсеше дәүләт программасы кысаларында сезон рисклары белән бәйле буларак компенсация бирергә кирәк булу очраклары өчен 15 млрд. сум резервлап куячак, дип белдерде финанс министры урынбасары Андрей Иванов.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россиянең яңа горизонтлары: дөнья базарларында конкурентлык мөмкинлекләрен булдыру" панель дискуссиясендә катнашты. 

Әлеге дискуссия Бостонда (АКШ) "Россия Инновацион Атнасы" (Russian Innovation Week, RIW) кысаларында "РОСНАНО" ААҖ идарә рәисе Анатолий Чубайс, элеккеге Россиядә АКШ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джон Байерли һәм башкалар катнашында узды.

"Россия Инновацион Атнасы"ның төп максаты - Россия инновацион индустриясенең потенциалын күрсәтү, Россия инвесторлары һәм венчур фондларына Америка хезмәттәшләре белән багланышлар урнаштырырга ярдәм итү, Россия технологик компанияләре өчен бу капитал чыганагына чыгу юлларын күрсәтү.

"Россия Инновацион Атнасы"нда Россия һәм АКШ хакимият органнары вәкилләре, эре бизнес җитәкчеләре, венчур инвесторлар һәм эшмәкәрләр катнаша. Конференцияне оештыручылар - "Россия венчур компаниясе" ААҖ, "РОСНАНО" ААҖ һәм "Сколково" Фонды.


16
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федераль казначылык җитәкчесе һәм "Казначылык системалары үсеше перспективалары” Халыкара конференциясендә катнашучылар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, Татарстан Республикасыннан анда Федераль казначылык идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының икътисад, финанслар һәм дәүләт милке белән эш алып бару идарәсе башлыгы Альберт Нафигин һ.б. катнашты.

Илдар Халиков Татарстан Президенты һәм Республика Хөкүмәте исеменнән Татарстан территориясендә пилот проектларны гамәлгә кертү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Массачусетс штатының икътисадый үсеш һәм торак хуҗалыгы министры Грег Бялецки белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Бостонга (АКШ, Массачусетс штаты) визиты кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов Массачусетста икътисадның төрле өлкәләренә кертелә торган инновацияләр күләмен билгеләп үтте.

Массачусетс штаты хакимияте һәм бизнесның алга таба иң югары технологияләрне кертүдә һәм инновацион пректларны гамәлгә ашыруда ихтыяҗы бар, бу ачык күренә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук беренче мәртәбә икътисадый һәм торак хуҗалыгы мәсьәләләре берләштерелгән дәүләт оешмасы белән танышканын билгеләп үтте.

2013 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Финанс министры Рдик Гайзатуллин подакциз продукциясен җитештерүчеләр белән киңәшмәләр уздырды. Әлеге киңәшмәләрдә 2013 елның 8 аенда "Татспиртпром" ААҖ һәм "Мәскәү-Эфес" сыра кайнату" ЯАҖ филиалы буенча җитештерү күрсәткечләре һәм подакциз продукцияне җибәрү һәм акцизларның бюджетка туплануы һәм ел ахырына хәтле көтелүче күрсәткечләр тикшерелде.
Чи нефтькә экспорт пошлинасы 2013 елның 1 октябреннән тонна өчен 15,7 долларга, ягъни 3,9% артып - тоннасы өчен 416,4 доллар тәшкил итәргә мөмкин. 2013 елның сентябрьдә ул тонна өчен 400,7 доллар торган иде. Бу турыда таможня-тарифларны җайга салу турында федераль закон нигезендәге якынча формуляр исәп-хисаплар сөйли икән, дип хәбәр итте РФ Финанслар министрлыгыныд әйдәп баручы эксперты Александр Сакович.
Газга салынучы файдалы казылмалаларны табуга салым ставкалары 2014 елның 1 гыйнварыннан тарифларны катыру сәбәпле бераз гына кимергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International