Киләсе елга бюджет проекты Чистайда, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә узган киңәшмәләрдә тәфсилләп каралды. Фикер алышуларда башка муниципаль берәмлекләр дә катнашты. Моннан тыш, төп финанс документы ТР Дәүләт Советы комитетларында да каралды.
Закон проекты тексты белән республика парламентының рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Евразия Икътисады комиссиясенең VIII Советы җыелышы Казанда Россия Федерациясе Премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашында узды.
Республиканың социаль-икътисади үсешенә бәйле фаразлар турында доклад белән ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева чыгыш ясады, бюджет проекты турында ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова сөйләде.
Казанда Евразия икътисадый комиссиясе Советының VIII утырышы узды. Казан ратушасында узган утырыш эшендә Российя Федерациясе Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, ЕИК коллегиясенең рәисе Виктор Христенко, Казахстан һәм Белоруссия хөкүмәтләренең вәкилләре катнашты.
Евразия икътисадый комиссиясе (ЕИК), Таможня берлеге һәм Бердәм икътисадый киңлекнең даими эшләп килүче җайга салучы орган, 2012 елның 2 февраленнән эшли башлады.
Хәзерге вакытта ЕИК составында өч ил бар: Россия Федерациясе, Казахстан Республикасы һәм Беларусь Республикасы. Комиссии боерыклары Таможня берлеге һәм Бердәм икътисадый киңлектә катнашучы илләр территориясендә үтәлүгә мәҗбүри.
Утырыш барышында катнашучылар Таможня берлеге һәм Бердәм икътисадый киңлекнең эшләү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Исегезгә төшерик, бүген ЕИК Советы утырышында катнашучылар Болгар шәһәрендә бардылар. Шулай ук делегацияләр вәкилләренең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашулары планлаштырылган.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, 16 муниципаль районның администрация җитәкчеләре, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов киңәшмәдә катнашучыларны республиканың социаль-икътисади үсеше фаразының төп параметрлары белән таныштырды. Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин агымдагы елның 9 аенда Республика бюджеты үтәлеше һәм киләсе өчъеллыкка бюджет проекты белән таныштырды.