Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген РФ Хисап палатасы аудиторы Сергей Агапцов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда Татарстан Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.
Яклар берничә эшлекле мәсьәлә турында фикер алыштылар, агымдагы дәвергә бурычлар билгеләделәр.
Агымдагы елда республикада, тулаем Россия күләмендә, икътисади үсеш темплары акрынаю казнага салым керемнәре килүнең кимүенә китергән. Әлеге проблема бүген финанс, казначылык һәм салым органнарының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә күтәрелде. ТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә 2013 елның беренче яртысы йомгакларына багышланган иде.
Төп доклад белән чыгыш ясаучыларның берсе – Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстан территориясендә төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 160,5 млрд сумлык салымнар җыелган. Икътисадның үсеш темплары кимү нәтиҗәсендә, узган елның беренче яртысына караганда, бу юлы казнага салым 3,7 млрд сумга кимрәк кергән. Шуның 91,94 млрд сумы федераль бюджетны тулыландыруга, 68,53 млрд сумы ТР консолидацияләнгән бюджетына (шул исәптән 54 млрд сумы –республика казнасына) киткән. Федераль бюджетка алынган салымнар беренче яртыеллыкта якынча 3 процентка, консолидацияләнгән казнага алынганы 1,4 процентка кимегән.
“Нәфис” компанияләре төркеме ирешкән зур уңышларны бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының күчмә утырышында билгеләп үтте, утырыш компаниянең баш офисында узды. Утырыш барышында Татарстанның нефть-газ комплексының 2013 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды, шулай ук “Нәфис” компанияләре төркеме эшчәнлеге җентекләп каралды.
Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Директорлар советына “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖнең яңа генераль директоры Олег Нестеровны тәкъдим итте, ул бу постта Владимир Бусыгинны алмаштырды. В.Бусыгин үзе, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры урынбасары вазыйфасын били һәм якын араларда “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖнең Директорлар советы рәисе вазыйфасына тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты бүләкләр тапшырды.
Утырышта “Татнефть” ААҖнең 2013 елның беренче яртыеллыгына бюджет үтәлеше йомгаклары каралды һәм агымдагы елның август аена бюджеты расланды.
Директорлар советы компаниядә экологик контроль системасы турында мәгълүмат буенча фикер алышты. “Татнефть” ААҖнең структур бүлекчәләрендә табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану һәм аларны торгызу һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге законнар таләпләрен бозуларны булдырмау буенча даими эш алып барыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы Бөгелмә районында традицион республика нефть саммитында катнаша. Саммит эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, республика министрлыклары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, нефть тармагы белгечләре катнаша.
Төп утырыш башланыр алдыннан кунаклар өчен нефть тармагының алдынгы эшләнмәләре күргәзмәсе буйлап экскурсия уздырылды. "Татнефть" ААҖ стендында Рөстәм Миңнехановка нефть чыгаруның яңа технологияләре турында сөйләделәр. Компания тарафыннан 246 мең тонна югары үзле нефть, битум нефте чыгарылган инде, скважиналарның көндәлек дебиты 420 тоннага җиткән. "Татнефть" баш инженеры Наил Ибраһимов сүзләренчә, нефтьчеләр инде бу төр скважиналарны бораулау буенча шактый тәҗрибә туплаганнар, шуларның берсе 60 мең тонна битум нефте чыгарган.