ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2013 ел
дүшәмбе

РФ Финанслар министры Антон Силуановның "Россия 24" телеканалына биргән әңгәмәсендә төп тема салым сәясәте булды.

"Бүген ике тапкыр салым салу очракларын булдырмас өчен дүрт меңгә якын ике яклы килешүләр төзелде, - ди министр - ике тапкыр салым салуны булдырмау максатыннан мәгълүматлар белән алмашу өчен гомуми килешү төзергә планлаштырабыз, аңа барлык илләр дә кушылыр иде". 


20
июль, 2013 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 2013 елның 20 июлендә физик затлар табышына салым һәм җир салымнары буенча әҗәтләрне каплау мәсьәләсе буенча республика күләмендә әһәмияткә ия инвесторлар белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре дә катнашты.

19
июль, 2013 ел
җомга

Берничә массакүләм мәгълүмат чарасында "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин отставкага китүе турында чыккан комментарийларга карата түбәндәгеләрне белдерәм.

В.М.Бусыгинның отсавкага китүе турында  карарны республика җитәкчелеге,  Татарстан нефть химиясенә куелган җитди бурычларга бәйле рәвештә, акционерлар белән килештереп кабул иттте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимр Бусыгинга зур хөрмәт белән карый һәм аны әлеге өлкәдә алдынгы белгеч дип саный. Аның яңа эш урынын берничек тә "алтын парашют" дип атап булмый. "Лаеклы ялга" китүе турында хәбәрләр дөреслеккә туры килми. 

Якын арада Владимир Бусыгинны "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖның директорлар советы рәисе урынына тәкъдим итәчәкләр. Владимир Бусыгинны "ТАИФ" ААҖ генераль директорының "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ  идарә итү һәм стратегик үсеше буенча урынбасары урынына килүе һәм   "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖның директорлар советы рәисе урынына тәкъдим ителүе аның вазыйфаларын киңәйтәчәк һәм Татарстан җитәкчелеге Куйган бурычларны уңышлырак хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Барселонада “Франк зонасы” логистик һәм индустриаль зонасында булды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов хәзер ике көнлек эш визиты белән Барселонада (Испания) (2013 елның 18-19 июле).

“Франк зонасы” Барселонаның Сантс-Монтжуик районында урнашкан. Янәшәдә генә Каталония провинциясенең төп юл артериясе С-31 шоссесы уза. Әлеге логистик зонаның үзенчәлеге - Барселона порты белән Барселона аэропорты арасында урнашуында.. “Франк зонасы” белән танышу барышында Рөстәм Миңнехановка шулай ук парк Mercabarna Барселона агросәнәгать паркын да күрсәттеләр.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Чистай районының “Чистай” индустриаль паркында, иген кырлары һәм элеваторда булды. Республика Хөкүмәте башлыгын Татарстанның вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

“Чистай” индустриаль паркында Илдар Халиков парк мәйданы үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Татарстан Хөкүмәт рәисе билгеләвенчә, индустриаль парк үсешендә алга китеш бар. “Без беренче проектның ничек гамәлгә керүен күрәбез, тагын бер резидент бар инде. Ләкин безнең өчен проектның активрак гамәлгә керүе мөһим”,-дип ассызыклады ул, киңәшмәне ачканда.

18
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 18 июлендә Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасарлары Алексей Шишкин һәм Юлия Абдреева 2014-2016 елларга Татарстан Республикасының тупланма бюджетының төп күрсәткечләрен фаразлау буенча тармаклы бүлеләр җитәкчеләре белән киңәшмә уздырдылар. Киләсе өч еллык вакытка бюджет әзерләү буенча график үтәлеше тикшерелде.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте акдемиясенең икенче кампусы бүген Казаннан ерак түгел ачылды. "Казан" тау чаңгысы комплексы базасында кампус ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашты.

"Президент Академиясенең җәйге кампусы: мөмкинлекләр территориясе" икенче халыкара мәгариф форумы Татарстанда 2013елның 18 июленнән алып 28 июленә кадәр эшләячәк. Чараны Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе, Татарстан Республикасы һәм АКИГ компанияләре төркеме оештыра.
2014 елга һәм 2015, 2016 елдагы план чорына бюджет сәясәте нигезенә ил үсешенең стратегик максатлары алынды. Алар 2012 елның 7 маенда Россия Федерациясе Президенты Боерыкларында, 2020 елга хәтле Россия Федерациясенең озак вакытка социаль-икътисади үсеше Концепциясендә, 2018 елга хәтле Россия Федерациясе Хөкүмәте эшчәнлегенең төп юнәлешләре, шулай ук 2014-2016 елларда бюджет сәясәте турында Россия Федерациясе Президентының Бюджет Юлламасының төп нигезләмәсе.

17
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике яклы очрашуда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада нәтиҗәләрен йомгакладылар. Очрашу Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә узды.

Очрашуны ачып, Дмитрий Медведев, Универсиада уңышлы узды, дип белдерде. “Минемчә, барысы да бик яхшы килеп чыкты. Ышанам, Универсиаданың соңгы көне дә безнең җыелма команда, һәм гомумән Универсиадада катнашучыларның барысы өчен дә уңышлы булыр”,- диде РФ Хөкүмәте башлыгы.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков Казанда Россия Федерациясенең энергетика министры урынбасары Андрей Черезов белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Краснодар төбәге Хөкүмәте әгъзалары, Россиядәге “Сетевая компания”ләрнең вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында анда катнашучылар Татарстанның Универсиаданы энергия белән тәэмин итү тәҗрибәсе турында фикер алыштылар. Катнашучыларның фикеренчә, бу тупланган тәҗрибәне 2014 елда Сочида булачак Олимпия Уеннарында файдаланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International